Фатих Әмирхан иҗаты мотивлары буенча театр вакыйгалары
28 ОКТЯБРЬ / MOÑ
Инклюзив перформанс
28 ОКТЯБРь 19:00
ФАТИХ ӘМИРХАН БОРЧУЛАРЫ
Jadidfest кысаларында оештырылган инклюзив перфоманс Әмирханның хыялларын, борчуларын, хис-кичерешләрен тирәнрәк аңларга ярдәм итәчәк. Ә аны нәрсә борчыган?

ГАИЛӘ: мулла улы булса да, Әмирхан мәдрәсәне ташлап чыга, әтисе белән берничә елга элемтәләрен өзә.
МӘХӘББӘТ: Фатих әфәнде яшьтән үк өйләнү, гаилә коруга тискәре карый иде, ләкин үзе күптән яратып йөргән кызга – Чистай ишаны кызы Шәмсенисага – тәкъдим ясаган булган. Туташ аны кире каккан.
ГАДЕЛСЕЗЛЕК: йөри алмавы түгел, максатына ирешә алмаганлыктан, хыяллары тормышка ашмаганлыктан интеккән ул. Аны ирексезлек кимсеткән. Шулай да ул яшерен рәвештә татарларның бәйсез киләчәгенә өмет саклаган. Бу өмет әдипкә рухи көч биреп торган.
Тәмамланган пьеса нигезендә. Һәвәскәр «D'әrt» труппасы
28 ОКТЯБРь 19:00
Спектакль алдыннан
Әмирхан яшь татарлар турында берничә пьеса язган («Яшьләр», «Тигезсезләр»). Архивында башка пьесалардан калган берничә зур өзек тә бар.

«Спектакль алдыннан» тәмамланмаган пьеса текстына нигезләнгән (ул кулъязмада, гади кара дәфтәрдә сакланган). Әмирхан аны инкыйлабка кадәр язгандыр. Безнең версиядә вакыйгалар хәзерге заманга күчерелде: актерлар спектакльгә әзерләнәләр һәм театр сезонындагы соңгы яңалыклар турында фикер алышалар.
JADIDFEST — ЭКСПЕРИМЕНТАЛЬ ЧАРАЛАР МӘЙДАНЫ
Беренче тапкыр ул 2016 нче елның апрелендә оештырылды. Соңгы елларда фестиваль ниндидер бер темага багышлана: Яңа бистә, Казан сулыклары, балалар һәм әти-әниләр.

АНЫҢ БЫЕЛГЫ ТЕМАСЫ – ФАТИХ ӘМИРХАН
Фатих Әмирхан 1886 нчы елда туган. Әтисе – Иске Таш мәчете имамы. Фатих, «Мөхәммәдия» мәдрәсен тәмамлагач, мәгариф реформаларын таләп итүче «әл-Ислах» шәкертләр оешмасы эшчәнлегендә катнаша, Мәскәүдә нәшер ителә торган беренче балалар журналы «Тәрбият әл-әтфаль»нең мөхәррире булып эшли. 1907 нче елда Әмирханны паралич суга, ул калган гомерен инвалид коляскасында үткәрә. Ләкин бу аның эшчәнлегенә кискен таэсир ясамый.
Әмирхан – «әл-Ислах» гәзите мөхәррире, «Кояш» гәзите, «Ялт-йолт», «Аң» журналлары авторы. Инкыйлабтан соң күпсанлы газеталарда һәм журналларда эшли.

ӘМИРХАН ЯШЬ БУЫН ТУРЫНДА, КИЛӘЧӘК ТУРЫНДА ЯЗА. Аның беренче хикәясе «Гарәфә кич төшемдә» - әмирханнардан соң килә торган яңа татар интеллигенциясе турында. «Яшьләр» пьесасы темасы исеменнән аңлашыла. «Фәтхулла хәзрәт» повестендә ул кәрәзле телефоннар кебек җиһазлар барлыкка килүен әйтә, ә «Татар кызы» әсәрендә хатын-кызлар хокукларын яклап чыга.