Tilda Publishing

Jrpjej — посттрадиционная черкесская музыка в Казани

12 май, 19:00, MOÑ
Jrpjej (Джэрпэджэж) — Нальчиктагы Ored Recordings этнографик лейблының артистлары. Төркем традицион черкес музыкасына яңача карашы белән аерылып тора — алар исә иҗатында борынгы нарт әйтемнәреннән алып, совет чорындагы лирик җырларга яңа сулыш өрә. Jrpjej үзенең уникаль яңгырашын туган каноннар чикләрендә эзли. Әйтик, черкесларга хас шичепшин, апапшин һәм аккордеоннан тыш, Jrpjej виолончель, гитара һәм мандолинада да уйный, ә традицион яңгырашлы җырларда дроун-эмбиент, хәтта блэк метал йогынтысы да сизелә.

Озак тәнәфестән соң, Jrpjej яңа программа әзерләгән — каһарманлык пафосы урынына әрнүле һәм сыкраулы сугыш һәм XX гасырдагы инкыйлаб турындагы җырлар җыелмасы. Бу аларның 2022 елда булачак зур европа туры алдыннан беренче концертлары.
Tilda Publishing
Tilda Publishing