Режиссер Надя Кубайлат MOÑда билгесезлек каршында югалып калу һәм бәйләнешләр өзелү турындагы абсурдик пьесаның үз версиясен тәкъдим итәчәк. Спектакль Польша авангардының классик вәкиле Тадеуш Ружевичның шундый ук исемле әсәре буенча иҗат ителде.
«Болар барысы Икенче бөтендөнья сугышыннан соңгы кешелек образын гәүдәләндерә: дөнья коточкыч тетрәнүдән уянып китә, кешеләр адым арты адым үзләрен җыярга тырыша, нәтиҗәдә бар нәрсә буталып кына бетә. Пьеса 1960 елда ук иҗат ителгән; тик минемчә, дөнья әлегә кадәр кешелеклелек йөзен югалткан хәлдә яши бирә», — спектакль режиссеры Надя Кубайлат.