КУКФО гастрольләре
«аленький цветочек»

21 март көнне сәгать 11.00да буласы тамашага билетлар сатылып бетте

такмаза-интерактивлы әкият
сергей аксаков
анна викторова

4+

55 минут, тәнәфессез

КУКФО гастрольләре
«аленький цветочек»
такмаза-интерактивлы әкият|
анна викторова| 55 минут| 4+
21/03
13:00*

* 21 март көнне сәгать 11.00да буласы тамашага билетлар сатылып бетте
Үткен юмор, актрисаның осталыгы, һәркемгә таныш чибәркәй һәм албасты турындагы әкиятне гадәти булмаганча ачып бирү — болар барысы да бер сәгать буена тамашачыларны көлергә, гаҗәпләнергә, сокланыра мәҗбүр итә.
«Аленький цветочек» — танылган рус язучысы Сергей Тимофеевич Аксаков әкияте, иҗат ителгәненә гасыр ярымнан артык, күпләр аны гомумән халык әсәре дип саный. Аксаков ал чәчәк кыйссасын үзләренең алпавыт йортында яшәгән, ачкычларны саклау өчен җаваплы крепостной кыз Пелагеядан ишетә. Олыгайгач, язучы шушы һәм Пелагеяда әкәмәт күп булган башка хикәяләрне тыңларга яратуы, аларны бертуктаусыз тыңлый алуы турында искә ала.

Әкият нигезендә — күп халыкларда гасырлар дәвамында яшәп килгән классик сюжет: сихер белән албастыга әверелдерелгән яшь егет үзенең мәхәббәте белән аңа кеше рәвешен кайтарачак яшь кызны очрата. Дисней студиясенең «Красавица и чудовище» мультфильмы бу тарихка дөньякүләм танылу китерә. Мультфильмда башка охшаш әкиятләр өчен уртак булган фикер урын алган: бары тугрылык, кешелеклелек, эчкерсезлек каһарманнарга иң авыр сынауларны җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк.
спектакль командасы
Режиссер, куючы рәссам — Анна Викторова
Актриса — Ольга Донец
ММЧ
Матбугатка белешмә бирү, мәгълүмати хемәттәшлек, махсус проектлар, интервьюлар мәсьәләсендә Зояга мөрәҗәгать итегез:
Зоя Антонова, zoe.ruter.a@gmail.com, +7 903 340 58 15
мәйданчык һәм билетлар
Спектакль кайда үтә?
Яңа Милли китапханә бинасының икенче катындагы театр мәйданчыгында (бләк бокс). Адресыбыз: Пушкин ур., 86.
Икенче катка менгәч, уңга борылыгыз һәм безнең көмешсыман ишекләрне күрерсез.
“MOÑ театр мәйданчыгы” күрсәткечләре буенча юнәлеш алыгыз.

Сезгә тикле җәмәгать транспортында ничек барып җитәргә?
Безгә иң якын тукталышлар – Гоголь тукталышы (Карл Маркс урамы буенча) һәм Ирек мәйданы.
Җәмәгать транспорты тукталышыннан сезгә 10-15 минут барырга кирәк булачак.

Үз машинамда булсам, аны кая куеп калдырырга була?
Машинагызны китапханәдән бер-ике квартал ераклыгында куеп калдыра аласыз.
Иң якын паркиң – Жуковский урамында (зона #152) һәм Малая Красная урамы, 10 (зона #136).

Сездә җиһазландырылган уңайлы мохит бармы?
Әйе. Китапханә бинасы пандус һәм лифт белән җиһазландырылган. Кирәк булса дип администратор телефонын калдырабыз +7 917 245 44 87.

Буфетыгыз бармы?
Китапханә бинасында кәһвәханә эшли. Анда спектакльдән соң дуслар белән очрашып, күргәннәр турында рәхәтләнеп әңгәмә корып утырып була.

Мин билетны онлайн сатып алдым. Аны чыгартырга кирәкме?
Мәҗбүри түгел. Электрон версиясен генә күрсәтсәгез дә була.

Билетларны тамаша көнендә алып буламы?
Тамаша көнендә билетлар әле калган булса, аларны Китапханәнең офлайн кассасында сатып алып була. Зинһар, +7 917 245 44 87 номерын җыеп, барлык-юклыкларын белешегез.

Соңга калам. Нишлим икән?
Вакытыгызны алдан чамалап, соңармыйча килүегезне үтенеп сорыйбыз. Зинһар, билетта күрсәтелгән вакыттан 10 минут алдан булса да килегез. Иртәрәк килсәгез, тагын да әйбәтрәк – Китапханәдә вакытыгызны үткәрергә һичшиксез эш табылыр.
Кызганыч, спектакль башлангач, керү мөмкин түгел.
Соңга калсагыз, билетларыгызны кире кайтара яисә алмаштыра алмаячаксыз.

Билетымны кире тапшыра аламмы?
Әлбәттә. Әгәр билетны онлайн алган булсагыз, кире кайтаруны эшләп була, аның өчен email’ыгызга килгән электрон билеттагы төймәгә басарга кирәк.
Кассада алынган билетларны кире кайтару өчен, зинһар, администраторыбызга шалтратыгыз +7 917 245 44 87.
Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
e-mail
исемегез
Tilda Publishing
Tilda Publishing