КУКФО гастрольләре

«храбрый мальчик и великан»

23 марта

16:00 һәм 18:30

балалар өчен төньяктагы маҗаралар турында кискен сюжетлы хикәя
михаил супонев |
анна викторова

5+

50 минут, тәнәфессез

КУКФО гастрольләре
«храбрый мальчик и великан»
балалар өчен төньяктагы маҗаралар турында кискен сюжетлы хикәя |
михаил супонев | анна викторова|
50 минут | 5+
23/03
16:00 һәм 18:30
Спектакль Михаил Супонинның «Северная сказка» пьесасы буенча куелган.

Төп каһарман — Тынэн исемле малай — теләсә нинди теләкне тормышка ашыра торган сандык ачкычын эзләп, ерак юлга чыга. Тынэн бу сандыкны үзе өчен түгел, ә барлык кешеләргә файда китерер дип эзли.
Юлында ул һәлакәткә юлыккан төрле-төрле җәнлекләрне очрата һәм аларга булыша. Бәләкәй каһарман үзе авыр хәлгә калгач — аны ач, явыз алпамшалар аулый, җәнлекләр Тынэнга ярдәмгә киләләр, нәтиҗәдә малай эзләгәнен таба. Явыз алпамшалар тиешле җәза ала.
Ерак сәфәргә чыгасың икән, бигрәк тә максатың — бәхет табу булса, юлыңда күз явын алырлык таңнар белән кояш баюлар гына түгел, ә явыз алпамшалар да очравын көт тә тор…
Тискәре персонажларның кискен характерлы итеп сурәтләнешенә дә карамастан, әкият тамашачыларны тугрылык, дуслык, көчсезләргә соңгы телем икмәгеңне бирергә әзер булу кебек мөһим һәм җитди нәрсәләр турында уйланырга мәҗбүр итә.
спектакль командасы
Куючы режиссёр, рәссам — Анна Викторова
Актёрлар: Ольга Донец, Кирилл Смирнов/Илья Галыга
ММЧ
Матбугатка белешмә бирү, мәгълүмати хемәттәшлек, махсус проектлар, интервьюлар мәсьәләсендә Зояга мөрәҗәгать итегез:
Зоя Антонова, zoe.ruter.a@gmail.com, +7 903 340 58 15
мәйданчык һәм билетлар
Спектакль кайда үтә?
Яңа Милли китапханә бинасының икенче катындагы театр мәйданчыгында (бләк бокс). Адресыбыз: Пушкин ур., 86.
Икенче катка менгәч, уңга борылыгыз һәм безнең көмешсыман ишекләрне күрерсез.
“MOÑ театр мәйданчыгы” күрсәткечләре буенча юнәлеш алыгыз.

Сезгә тикле җәмәгать транспортында ничек барып җитәргә?
Безгә иң якын тукталышлар – Гоголь тукталышы (Карл Маркс урамы буенча) һәм Ирек мәйданы.
Җәмәгать транспорты тукталышыннан сезгә 10-15 минут барырга кирәк булачак.

Үз машинамда булсам, аны кая куеп калдырырга була?
Машинагызны китапханәдән бер-ике квартал ераклыгында куеп калдыра аласыз.
Иң якын паркиң – Жуковский урамында (зона #152) һәм Малая Красная урамы, 10 (зона #136).

Сездә җиһазландырылган уңайлы мохит бармы?
Әйе. Китапханә бинасы пандус һәм лифт белән җиһазландырылган. Кирәк булса дип администратор телефонын калдырабыз +7 917 245 44 87.

Буфетыгыз бармы?
Китапханә бинасында кәһвәханә эшли. Анда спектакльдән соң дуслар белән очрашып, күргәннәр турында рәхәтләнеп әңгәмә корып утырып була.

Мин билетны онлайн сатып алдым. Аны чыгартырга кирәкме?
Мәҗбүри түгел. Электрон версиясен генә күрсәтсәгез дә була.

Билетларны тамаша көнендә алып буламы?
Тамаша көнендә билетлар әле калган булса, аларны Китапханәнең офлайн кассасында сатып алып була. Зинһар, +7 917 245 44 87 номерын җыеп, барлык-юклыкларын белешегез.

Соңга калам. Нишлим икән?
Вакытыгызны алдан чамалап, соңармыйча килүегезне үтенеп сорыйбыз. Зинһар, билетта күрсәтелгән вакыттан 10 минут алдан булса да килегез. Иртәрәк килсәгез, тагын да әйбәтрәк – Китапханәдә вакытыгызны үткәрергә һичшиксез эш табылыр.
Кызганыч, спектакль башлангач, керү мөмкин түгел.
Соңга калсагыз, билетларыгызны кире кайтара яисә алмаштыра алмаячаксыз.

Билетымны кире тапшыра аламмы?
Әлбәттә. Әгәр билетны онлайн алган булсагыз, кире кайтаруны эшләп була, аның өчен email’ыгызга килгән электрон билеттагы төймәгә басарга кирәк.
Кассада алынган билетларны кире кайтару өчен, зинһар, администраторыбызга шалтратыгыз +7 917 245 44 87.
Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
e-mail
исемегез
Tilda Publishing
Tilda Publishing