кыйссаи йосыф

Кол Гали поэмасы белән эшләү буенча проект

кыйссаи йосыф
Кол Гали поэмасы белән эшләү буенча проект
Ел дәвамында проект катнашучылары кураторлар (Марсель Нуриев, Нурбәк Батулла һәм Туфан Имаметдинов) белән берлектә «Кыйссаи Йосыф» поэмасын өйрәнделәр.

Урта гасыр татар авторы Кол Галинең поэмасы проект катнашучылары һәм кураторларның уртак эшләренең нигезе булып торачак. Алар текст белән эшне бер ел дәвамында алып барды, ә 2021 елның 19 июньдә нәтиҗәне күрсәтәчәкләр.
/19 июнь/
кыйссаи йосыф
ПЕРФОРМАНСЛАР СЕРИЯСЕ
18 ИЮНЬ 20:00 –
19 ИЮНЬ 20:00
16+
18 ИЮНЬ 20:00 –
19 ИЮНЬ 20:00
16+
Радик Айнуллов
«Угол» иҗат лабораториясе, Парижская Коммуны урамы 25/39 йорт

Бу перфоманс ишетә һәм тоя алган килеш, үз ихтыяры белән тәүлек буена әйләнә-тирәдәге манзараларны күрүдән баш тарткан кеше турында. Мондый торыш нинди үзгәреш-күренешләргә китерер — сез моны үзегез карый алачаксыз.
10:00 – 12:00
16+
10:00 – 12:00
16+
«ТАШБАШ»
Теркәлү →
Марат Казиханов
Ш. Мәрҗәни урамы 16 йорт

Перформер тамашачыларны чакыра. Ташлардан тау ясар өчен.
11:00 – 12:00
16+
11:00 – 12:00
16+
«Юл» променад-операсы
instagram →
билетлар сатылып бетте

Энже Дусаева, Гузелия Гиматдинова и Анна Сокольская
Бишбалта

Кол Гали Урта гасырларда иҗат иткән поэманың баш герое Йосыф язмышы Бишбалта бистәсе тарихы белән аваздаш. Бистә, Йосыф кебек үк тоткынлык һәм ирек, хыянәт һәм үзгәрешләр, яшәргә омтылыш һәм үлемнең ни икәнен белә.
14:00 – 15:00
16+
14:00 – 15:00
16+
«АЧЛЫК»
Теркәлү →
Айгуль Камалова, Гульнара Иванова, Алия Гайнуллина, Сюмбуль Глимшина
Иске татар бистәсе, "Татарская усадьба" ишегалды, Каюм Насыйри урамы 5 йорт


Әлеге проект кысаларында без — бүгенге көн җәмгыяте вәкилләре ачлык елларын күргән әби-бабаларыбызның ниләр кичергәнен аңларга тырышабыз. НИ ӨЧЕН ул чорда шундый коточкыч хәлләр булган, бүгенге көндә ул хатирәләрнең безгә тәэсире нинди һәм киләчәктә ачлыкны булдырмау өчен ниләр эшләргә кирәк дигән сорауларга җавап эзләү инсталляцияләр һәм перфоманс рәвешендә калыплашты.
Бүгенге көндә җәмгыять азык-төлек кризисын җиңде дияргә мөмкинме? Һәм ни өчен яшәеш өчен әһәмиятле ресурсларны дөрес куллану мәсьәле безнең алда нәкъ менә хәзер килеп баса?
15:00 – 19:00
16+
15:00 – 19:00
16+
«Место, чтобы плакать»
Теркәлү →
Регина Рокитянская
Намаз уку бүлмәсе, Татарстан Республикасы китапханәсе, Пушкин урамы 86 йорт

Күз яшьләрен без еш яшерәбезме? Әйләнә-тирәдәге кешеләрдән уңайсыз, дибез. Ир-ат булганга читенсенәбез. Кемнең дә булса безне көчсез диюеннән куркабыз. Әни елаудан туктарга кушты, дип тыелырга тырышабыз. Еларга рәсми рәвештә рөхсәт бирелгән урын барлыгын белсәк әгәр? Биер өчен клублар, хәмер эчәргә барлар, спорт өчен фитнес үзәкләре бар. Ә менә еларга бер бина да юк. Рәхәтләнеп, тыелмыйча елар өчен урыннар юк.
16.30 – 17:30
16+
16.30 – 17:30
16+
Алия Гайнуллина
Бауман урамындагы Җир асты переходы, "Кольцо" сәүдә үзәгенә керү янында

Курку ничегрәк яңгырый?
Эчтә үк, тәннең яшерен почмакларында посканмы ул, кан тамырлары аша йөгерәме, әллә бугазга төер булып килеп тыгылганмы?
Бәләкәй генә хата кылырга куркыныч, ә менә кеше гомерен өзәргә берни тормый.
Йосыф саф, чиста чәчәктәй кешеләрнең куркуларын, шик-шөбһәләрен кабул итеп, үзенә сеңдереп, әйләнә-тирәдәгеләргә мәхәббәт өләшкән. Ә гүзәл дөнья моңа җавап итеп Йосыфны кабат-кабат яралап торган (башкача була да ала микән?).
20:30 – 21:30
16+
20:30 – 21:30
16+
«Яралар no filters»
Теркәлү →
Рәдиф һәм Камилә Кашаповлар
Кабан күле палубасы Г. Камал театры астында («Монеты» арт-инсталляциясе янында)

Сез яраткан каһарманнарыгыз, Йосыф, Якъгуб, Зөләйха, Бүре белән очрашырырсыз, алар белән йога күнегүләрен ясарсыз, фотога төшерсез һәм яралары белән таныша алырсыз!
/ проект
кураторлары /

Туфан Имаметдинов

«Проектта мин һәр катнашучы өчен яңа үзен күрсәтү мөмкинлекләрен эзләү белән шөгыльләнәм, чөнки аларның һәрберсе кайсы да булса сәнгать өлкәсенә бәйле. "Кыйссаи Йосыфның" поэмасы материалы белән эшләү кызыксындыра мине. Хәзерге буынны татар әсәре белән мавыктырырга, аңа башка яктан карарга мөмкинлек бирергә телим. Ягъни алар ияләнгән яктан түгел, алар гадәттә уйларын белдерергә ияләнгән нәрсә аша түгел, ә үзләрен ниндидер яңа нәрсәдә сынап карауларын телим».

Марсель Нуриев

«Катнашучылар белән дәресләрем физика, тәнеңне тою, киңлек һәм иптәшең белән эш итүгә юнәлтелгән. Төрле пластика коралларын куллану безгә импровизация ясарга, музыканы тоярга ирек бирә. Без шулай ук партер, идән, авырлык, чикләребез (тәнебезне аңлау) белән эшлибез. Тәнебезнең нинди мөмкинлекләрен куллана алабыз? Физик мөмкинлекләребезнең чиге кайда?»

Нурбәк Батулла

«Без эчке ирек техникасы белән шөгыльләнәбез. Тәнебезгә һәм интуициябезгә ышанырга өйрәнәбез. Тексттан иҗади импульслар алырга өйрәнәбез. Релакс техникасына күп игътибар бирәбез – ресурсларыбызны тулыландырып тору нык мөһим. Ресурсларсыз иҗат итү – үз-үзеңне көчләү. Әлеге ысул проектыбызга туры килеп тора, чөнки ул төгәл бер корал яисә үзеңне күрсәтү чарасыннан гыйбарәт түгел. Ул процесстан ләззәтләнү һәм ачышлардан куанудан гыйбарәт».
/ проект катнашучылары /
Без опен-колл нәтиҗәләре буенча кураторлар белән берлектә "Кыйссаи Йосыф" поэмасы белән эш итүче 15 катнашучыны сайладык. Менә алар – фотода, Марсель Нуриев белән бергә▼
  • Радик Айнуллов
    хореография, программалау
  • Алия Гайнуллина
    рәссам, декоратор, фотография
  • Зәйнәб Гарипова
    инглиз теле укытучысы
  • Гүзәлия Гыйматдинова
    тарихчы, мәдәни ядкарьләр һәм милли кемлекне өйрәнүче, экскурсияче, экоактивист
  • Сөмбел Глимшина
    геолог, график дизайнер булырга уку
  • Энҗе Дусаева
    тарихчы, культуролог, мәдәни ядкарьләрне, кемлекне, материаль булмаган мирасны, шәһәр рухын, Урта гасырларны өйрәнүче, итальян теле һәм мәдәнияте укытучысы, экскурсияләр, лекцияләр, белем бирү курслары авторы, бәби спектакльләр авторы һәм режиссеры
  • Гөлнара Иванова
    кино һәм реклама өчен сценарийләр
  • Марат Казиханов
    урам биючесе, перформер, хореограф-сәхнәләштерүче
  • Айгөл Камалова
    төзелеш проектларын чынга ашыруда ярдәм итүче белгеч, сынлы сәнгать, сәнгать тарихы, төрле техникалар кулланып декорацияләү, чүлмәк ясау, театр, иҗтимагый багланышлар
  • Рәдиф Кашапов
    журналистика, музыка, татар теле, белем бирү курслары, фестивальләр, концертлар, лекцияләр оештыру, подкастлар алып бару, драматургия, экскурсияләр, өлкәне өйрәнү, документаль кино
  • Айзат Минһаҗи
    каллиграфия, татар теле
  • Регина Рокитянская
    музыкант, композитор
  • Алия Салихҗанова
    тасвирый сәнгать һәм инглиз теле укытучысы, мөстәкыйль рәвештә бөтен дөнья мәдәниятләрен өйрәнү, бигрәк тә туган татар мәдәниятен
  • Гүзәл Ханнанова
    йога, хореография, һәвәскәр музыкант
  • Есения Ярды
    музыка, театр, иҗтимагый һәм мәдәни эшчәнлек
/барыш:
проект блогы /
спектальне ничек иҗат итәбез — сөйлибез
/ перформанслар көне /

2021 елның 30 гыйнварында «Кыйссаи Йосыф» проектында катнашучыларның перфоманслар көне булып узды. Катнашучылар алдына кураторлар куйган максат — «Кыйссаи Йосыф» поэмасы персонажларының берсен сайлап алып, аның белән бәйле иҗади акцияләр уйлап табу һәм тормышка ашыру.
    шимбә, 30 гыйнвар
    11.00-11.30
    11.00-11.30
    «Ягъкуб: чиксез мәхәббәт»
    Рәдиф Кашапов
    Чәк-чәк музее ишегалды (Париж Коммунасы ур., 18)
    12.30 — 13.10
    12.30 — 13.10
    «Быть и/или казаться»
    Энҗе Дусаева
    Дом Ушковой (Кремль ур., 33)
    13:00
    13:00
    «Здесь могло быть ваше имя»
    Гөлнара Иванова
    Winstrike tavern (Сәүдә үзәге «Республика», 3 кат)
    14.15
    14.15
    «Грубое переложение духовности и современных реалий»
    Гүзәл Ханнанова
    «Угол» иҗат лабораториясе (Париж Коммунасы ур., 25/39)
    14.30
    14.30
    «Ирексезлек»
    Гүзәлия Гыйматдинова
    «Угол» иҗат лабораториясе (Париж Коммунасы ур., 25/39)
    15.00
    15.00
    «Я здесь ради корочки» 
    Алия Салихҗан
    КФУ бинасы янында (Кремль ур., 18)
    16:00
    16:00
    «Белый след»
    Алия Гайнуллина 
    «Угол» иҗат лабораториясе (Париж Коммунасы ур., 25/39)
    17:00
    17:00
    «Побег к себе»
    Регина Рокитянская
    Мега, «Ямагучи» кибетендәге утрауда
    / фотосурәтләр /

    Безнең очрашуларыбыз шушылай үтә:

    Tilda Publishing
    проектның яңалыкларын күзәтеп барыр өчен

    язылыгыз

    Tilda Publishing
    Tilda Publishing