«күнегү »
17 октябрь
16:00

спектакль-эксперимент

туфан имаметдинов

1 сәгать
18+ | тат, рус
17 октябрь
16:00
«күнегү»
спектакль-эксперимент
туфан имаметдинов
1 сәгать| 18+ | тат, рус
ХХ гасыр фәлсәфәсе фән һәм технологияләргә нык бәйле. Ул элеккегечә «яшәеш», «киңлек», «вакыт» кебек абстракт төшенчәләр турында инде фикер йөртми. Хәзерге фәлсәфә көндәлек тормышның фәнни, психологик һәм иҗтимагый якларына юнәлтелгән. Миндә әлеге проблемага кагылып үтү теләге уянды.

Моны эшләү рәвешенә килгәндә, берничә төрле вариант бар иде. Әгәр мин фән турында сөйлим икән, әлбәттә, беренче чиратта аның текст булырга тиешлеген аңладым. Текстны булдырмаган килеш аның турында сөйләү - бик дөрес эш түгелдер, мөгаен. Текст үзе спектакль була ала дип уйладым мин. Шушыннан «Күнегүне» сәхнәләштерү теләге туды да инде. Шуңа күрә мин аны текстка караганда күбрәк акт буларак кабул итәм
Туфан Имаметдинов
режиссер
«А белән В нокталары арасындагы юл үрдән һәм төшү юлыннан тора, ә аның озынлыгы 8 кмга тигез. Җәяүле юлны Адан алып Вга тикле 2 сәгать 45 минут эчендә үткән. Төшү юлында аның хәрәкәт тизлеге 1 сәгать 15 минут булган. Җәяүленең хәрәкәт тизлеге үргә менгәндә төшү юлындагы тизлегенә караганда 2 км/с әзрәк булса, төшү юлында җәяүле нинди тизлек белән барган? Җавапны км/с итеп бирегез.

М
и
н

м
о
ң
а

ш
а
т
м
ы
н»,
Туфан Имаметдиновның синопсис
спектакль командасы
Туфан Имаметдинов
Альфрид Бустанов
Энҗе Дусаева
Анна Сокольская
Ксения Шачнева
Йолдыз Миңнуллина
Гүзәл Хәсәнова
Зилия Шәйхразиева
Дарья Кирсанова
ММЧ
Массакүләм мәгълүмат чараларында комментлар, мәгълүмати партнерлык, махсус проектлар, интервьюлар сораулары буенча:
Зоя Антонова, zoe.ruter.a@gmail.com, +7 903 340 58 15
мәйданчык һәм билетлар
Спектакль кайда үтә?
Яңа Милли китапханә бинасының икенче катындагы театр мәйданчыгында (бләк бокс). Адресыбыз: Пушкин ур., 86.
Икенче катка менгәч, уңга борылыгыз һәм безнең көмешсыман ишекләрне күрерсез.
“MOÑ театр мәйданчыгы” күрсәткечләре буенча юнәлеш алыгыз.

Сезгә тикле җәмәгать транспортында ничек барып җитәргә?
Безгә иң якын тукталышлар – Гоголь тукталышы (Карл Маркс урамы буенча) һәм Ирек мәйданы.
Җәмәгать транспорты тукталышыннан сезгә 10-15 минут барырга кирәк булачак.

Үз машинамда булсам, аны кая куеп калдырырга була?
Машинагызны китапханәдән бер-ике квартал ераклыгында куеп калдыра аласыз.
Иң якын паркиң – Жуковский урамында (зона #152) һәм Малая Красная урамы, 10 (зона #136).

Сездә җиһазландырылган уңайлы мохит бармы?
Әйе. Китапханә бинасы пандус һәм лифт белән җиһазландырылган. Кирәк булса дип администратор телефонын калдырабыз +7 917 245 44 87.

Буфетыгыз бармы?
Китапханә бинасында кәһвәханә эшли. Анда спектакльдән соң дуслар белән очрашып, күргәннәр турында рәхәтләнеп әңгәмә корып утырып була.

Мин билетны онлайн сатып алдым. Аны чыгартырга кирәкме?
Мәҗбүри түгел. Электрон версиясен генә күрсәтсәгез дә була.

Билетларны тамаша көнендә алып буламы?
Тамаша көнендә билетлар әле калган булса, аларны Китапханәнең офлайн кассасында сатып алып була. Зинһар, +7 917 245 44 87 номерын җыеп, барлык-юклыкларын белешегез.

Соңга калам. Нишлим икән?
Вакытыгызны алдан чамалап, соңармыйча килүегезне үтенеп сорыйбыз. Зинһар, билетта күрсәтелгән вакыттан 10 минут алдан булса да килегез. Иртәрәк килсәгез, тагын да әйбәтрәк – Китапханәдә вакытыгызны үткәрергә һичшиксез эш табылыр.
Кызганыч, спектакль башлангач, керү мөмкин түгел.
Соңга калсагыз, билетларыгызны кире кайтара яисә алмаштыра алмаячаксыз.

Билетымны кире тапшыра аламмы?
Әлбәттә. Әгәр билетны онлайн алган булсагыз, кире кайтаруны эшләп була, аның өчен email’ыгызга килгән электрон билеттагы төймәгә басарга кирәк.
Кассада алынган билетларны кире кайтару өчен, зинһар, администраторыбызга шалтратыгыз +7 917 245 44 87.
Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
e-mail
исемегез
Tilda Publishing
Tilda Publishing