Иренү фестивале
6 – 22 август 10:00 – 22:00 / MOÑ
Керү ирекле
  • «Минем ялкаулык — әңгәмәдәш. Күпмедер күләмдә диваналык өстәлгән сөйләшүләр өчен яхшы әңгәмәдәш.»


    / Туфан Имаметдинов, идея авторы/

«Минем ялкаулык эчке сәбәпләргә бәйле туа. Тирә-юньдәге вакыйгалар мөһимлеген җуя башлаганда. Күзәтүдән, үз эчеңә йомылудан тора ул, тән тойгылары беренче планга чыга. Андый иренү чорлары, көндәлек тизлекне киметеп, тормышның гади күренешләреннән тәм табарга өйрәтә.
Иренү урынында, әлбәттә, ятып тору мөмкинлеге булырга тиеш. Ялкаулыкны тирәнтен тою өчен, ятып алырга тәкъдим итәбез. Ятак урынына — авылдан килгән мамык түшәкләр, алар йомшак һәм бик «иренчәк».
Түшәкләр өстендә — кәгазь элементлардан корылган инсталляция, ул эшләнеп бетмәгән оригами сыннарын хәтерләтә. Ялкаулык басканнан, ярты юлда тукталып калган эшләр кебек. Кәгазь битләренең яфракларча җиңел кыштырдавы, алардан төшкән «җәйге» күләгәләр — иренү халәтенә тагын бер этәргеч.»

/ Ирина Сафиуллина, рәссам/
«Иренәм мин бу текстны язарга.»

/ Алëна Батулла, продюсер /
«Театр ялга чыкканда, гадәттә, шәһәр картасыннан югалып тора. Ләкин авангард сәнгать паузалар, тукталышлар хакында бик күп уйлана шикелле. Шуңа без үз паузабыздан сәнгать вакыйгасы ясарга булдык. Иренү фестивале шулай барлыкка килде. Театр мәйданында 16 көнлек абсолют вакыйгасызлык чоры, һәм ул вакыйгасызлыкта күңеле теләгән һәркем катнаша ала. Сәхнә хәзер — эшсезлек мәйданы. Һәм аның аерым холкы да, эчтәлеге дә юк кебек. Чөнки сезон буе театр куйган сорауларга җавап эзләгәннән соң, иренү чорында булса да, үз уйларыңда ирекле буласы килә. Бу паузаны һәркем үзенчә тутырсын.»

/ Антон Хитров, куратор /

Иренү фестивалендә ирешергә мөмкин ялкаулык дәрәҗәләре*:
2 көн
2 көн
иренчәк
4 көн
4 көн
сөрхәнтәй
6 көн
6 көн
үшән
8 көн
8 көн
яткалак
10 көн
10 көн
ялкау
хөрәсән ялкавы
* На татарском все эти слова означают «ленивый», но с разными оттенками
/ Йолдыз Миңнуллина, куратор /
Tilda Publishing
подпишитесь,

чтобы следить за новостями проекта

Нажимая на кнопку, вы даете согласие на обработку персональных данных и соглашаетесь c политикой конфиденциальности
Tilda Publishing