Луманзе / Снегурочка
Анемон театрының Денис Осокин тексты буенча куелган спектакле
1 час, рус, 16+
Бу спектакль — чын лирика. Спектакль үзе дә чын Елга. Һәм бу Елга чынбарлык-хыял белән физик чынбарлык чикләрендә ага…
Спектакльдә аталы-уллы, икесе дә тумышы белән Кострома җирлегеннән булган шагыйрь Веса Сергеев һәм язучы Аист Сергеев текстлары яңгырый. Иҗатлары – рус телендә. Үзләрен борынгы кулъязмаларда искә алынган мерә кабиләсеннән дип саныйлар…

Күп гасырлар элек, борын-борын заманда мерәләр көнчыгыш славяннар белән кушылып, алар арасында ассимиляцияләнеп, заманча рус халкы бергәлегендә үз урынын ала. Мерәләр теле физик дөньяда бербөтен тере организм буларак сакланмаган. Әмма аның серле топонимикасы, археологиясе, физик һәм пластика үзенчәлекләре хәзер дә телдә яши бирә. Мерәләр исән. Аист белән Веса да. Үтә күренмәле, Чикләргә буйсынмаучан… Мерә әдәбиятының ике тере вәкиле. Аларның “туу”ына язучы Денис Осокин – турыдан-туры сәбәпче.
Бу спектакль — чын лирика. Спектакль гомерлек очрашу һәм мәңгелек аерылышу, Сагынмау, кышка мәхәббәт, язга һәм аның килүенә мәхәббәт, кар эрү, язгы ташкыннар, елгалар һәм тылсым, бәхилләшкән вакытта да Саубуллашмау турында. Спектакль үзе дә чын Елга. Һәм бу Елга чынбарлык-хыял белән физик чынбарлык чикләрендә ага… Бар да Чын-Чынлап-Дөрес бит монда!
Вай верьгá верьгá
Ой высоко высоко
Photo by Paul
Photo by Leo
Photo by Jacob
Photo by Lea
Photo by Fabrice
Photo by Alex
Photo by Leopold
Photo by Adam
Photo by Katie
Photo by Tiana
Photo by Oliver
Анемон театры
Анемон театры мөмкинлек — ягъни зур булмаган йөк машинасына төялеп, дөньяның теләсә кайсы ноктасына сәяхәт итеп, спектакльләр куя ала торган театр – турындагы хыял буларак туа. Төрле тарафлардан килеп, җыелып, автордаш дуслар бергәләп иҗат итә алырлык урын.

Алар гына түгел, без чакырырга теләгән һәр кеше, кыю, кызыксынучан, безнең белән Юл үтәргә риза булган һәр иҗатчы өчен. Шулай итеп, Анемон театры — туганлык, бердәмлек тә ул. Хәтта Орден да; тик кырыс түгел, ә киресенчә, елмаю балкып тора торган, якындагы һәркем өчен. Ихластан ачык театр, туганлык һәм орден. Авырлыкларсыз театр. Җил сыман театр.
«Анемос» борынгы грек теленнән тәрҗемәдә «җил» дигәнне аңлата. Ә «Анемоны» исә — искиткеч язучы Денис Осокин китабының исеме. Бу китапта анемоннар чәчкәләр түгел, ә бәлки арканы, я яңакны, яки җилкәне үбү буларак тасвирлана; анемоннар предмет түгел, ә бәлки иң яхшы белем һәм тәҗрибә тупланмасы, иң кызу ашыгу һәм хәрәкәтсез калу диелә; анемоннар ул… йә, ярый җитәр, башка серләрен чишмик китапның...

Язучы Денис Осокин белән режиссер Андрей Опарин Анемон театры турында беренче хыялланучылар була. Алга таба мондый хыялыйлар арта гына тора. Бүгенге көндә дә шулай. Хәзерге вакытта театр Россиянең төрле шәһәрләреннән: Казан, Мәскәү, Ижау, Самарадан рәссам һәм артистларны берләштерә, һәм мондый география – әле башы гына.
Анемон театры мөмкинлек — ягъни зур булмаган йөк машинасына төялеп, дөньяның теләсә кайсы ноктасына сәяхәт итеп, спектакльләр куя ала торган театр – турындагы хыял буларак туа. Төрле тарафлардан килеп, җыелып, автордаш дуслар бергәләп иҗат итә алырлык урын.
Проект командасы:
Андрей Опарин — режиссёр, сценограф (Ижевск)
Денис Осокин — автор (Казан)
Эмиль Авраменко — художник по свету (г. Самара, лауреат «Золотой маски» за работу художника по свету в музыкальном театре)
Алиса Гулканян — медиа-рәссам (Казан)
Настя Лаврентьева — пластика (Самара)
Лена Микулинская — рәссам (Москва)
Алина Ходжеванова — актриса (Москва)
Лена Качиашвили — актриса (Казань)
Алина Опарина — актриса (Ижевск)
Светлана Косульникова — актриса (Казан)