«мергасовский»

йорт тарихы торучылар хикәяләре аша


вера попова |

радмила хакова |

йолдыз миңнуллина

16+

1 сәгать


«мергасовский»
йорт тарихы торучылар хикәяләре аша|
вера попова | радмила хакова
һәм йолдыз миңнуллина | 1 сәгать| 16+

→ «угол» иҗат лабораториясе

Бу йорт 1928нче елда төзелгән һәм Казанның беренче су кертелгән вә канализацияле күп катлы бинасы булган. Ул Мергасов йорты дип атала һәм аның ике адресы бар — Дзержинский һәм Кави Нәҗми урамнарыннан. Төрле адреслар буенча, ул мигъмарият һәйкәле дә, яшәргә ярамаган урын булып та тора. 1981нче елда дивардагы ярык беренче тапкыр анда торучыларга куркыныч тудырган — шуннан бирле йорт авария хәлендә булып санала. Торучыларны аннан күчерәләр. Күпләр алыш-бирешкә ризалаша һәм яңа «Салават Купере» торак комплексына күченә. Кайберәүләр китүгә каршы килә.

Бу йорт тәрәзәсеннән Кирмән, «Черек күл» паркы күренә. Монда театрлар һәм музейлар нык якын урнашкан. Бу район Казанда иң дәрәҗәле санала һәм мондагы күчемсез милек кыйммәте иң югарысы. Йортны «куркыныч яшел» дип атыйлар. Аның җимерелү эстетикасы туристларны җәлеп итә - Инстаграмны ачсагыз, бу урында еш фотога төшүләрен күрерсез.
«Мергасов йорты» спектакле – скриншот, аның тәрәзәләреннән тавышны куеп җибәрергә омтылу, анда төрле вакытта яшәгән кешеләрнең тавышларын. Кемдер кайчандыр анда яшәгәне һәм эшләгәне турында сөйләде, кемдер инде безнең арабыздан китеп барган, аларның тавышларын без китапханәләрдәге хатлардан алдык, ә кемдер йортта хәзерге вакытта яши
Радмила Хакова,
спектакль текстының автордашы.
Tilda Publishing
спектакль турында бәяләмәләр
Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
Tilda Publishing
Tilda Publishing