«– 30»

өлкәнәюгә каршы вакцина

регина саттарова

18+

1 сәгать

«–30»
утыз яшьтәгеләр — ничек бар, шулай: ялгызлык, дуслык, дәрәҗә турында | регина саттарова | 1 сәгать | 18+

→ «угол» иҗат лабораториясе

спектакль бәйсез «пакет-театр» төркеме тарафыннан булдырылган

Спектакль чынбарлык вакыйгаларына нигезләнгән кыска новеллалардан, интернет-постлардан һәм актерларның үзләре язган текстларыннан тора. Бу — үз буыныңны барлау, безне үз эченә алган вакытны һәм әйләнә-тирә киңлекне аңлау омтылышы.

Пьесаның персонажлары юк, каһарманнар — актерлар үзләре, тамашачы кебек үк тере кешеләр.
Миңа калса, хәзер, гомумән, диалогка ихтыяҗ зур — тамашачы һәм актер арасында, актерларның үзләре арасында һәм һәр гаиләдә. Мин кешеләрнең үзара аңлашуында ниндидер упкын барлыгын сизәм, һәм ул көннән-көн киңәя.
Регина Саттарова
спектакльнең режиссеры
cпектакль командасы
Режиссер: Регина Саттарова
Текст: Павел Поляков, Регина Саттарова, Булат Минкин, Павел Ивлеев
Актерлар: Регина Саттарова, Булат Минкин, Дарья Андреева, Айгөл Әхмәтова, Резеда Һадиуллина, Сәйдәш Фәхразиев, Илнар Фәйзетдинов
ММЧ
← Tulapressa | Вечерняя Казань →

Матбугатка белешмә бирү, мәгълүмати хемәттәшлек, махсус проектлар, интервьюлар мәсьәләсендә Зояга мөрәҗәгать итегез:
Зоя Антонова, zoe.ruter.a@gmail.com, +7 903 340 58 15
мәйданчык һәм билетлар
Спектакль кайда үтә?
Яңа Милли китапханә бинасының икенче катындагы театр мәйданчыгында (бләк бокс). Адресыбыз: Пушкин ур., 86.
Икенче катка менгәч, уңга борылыгыз һәм безнең көмешсыман ишекләрне күрерсез.
“MOÑ театр мәйданчыгы” күрсәткечләре буенча юнәлеш алыгыз.

Сезгә тикле җәмәгать транспортында ничек барып җитәргә?
Безгә иң якын тукталышлар – Гоголь тукталышы (Карл Маркс урамы буенча) һәм Ирек мәйданы.
Җәмәгать транспорты тукталышыннан сезгә 10-15 минут барырга кирәк булачак.

Үз машинамда булсам, аны кая куеп калдырырга була?
Машинагызны китапханәдән бер-ике квартал ераклыгында куеп калдыра аласыз.
Иң якын паркиң – Жуковский урамында (зона #152) һәм Малая Красная урамы, 10 (зона #136).

Сездә җиһазландырылган уңайлы мохит бармы?
Әйе. Китапханә бинасы пандус һәм лифт белән җиһазландырылган. Кирәк булса дип администратор телефонын калдырабыз +7 917 245 44 87.

Буфетыгыз бармы?
Китапханә бинасында кәһвәханә эшли. Анда спектакльдән соң дуслар белән очрашып, күргәннәр турында рәхәтләнеп әңгәмә корып утырып була.

Мин билетны онлайн сатып алдым. Аны чыгартырга кирәкме?
Мәҗбүри түгел. Электрон версиясен генә күрсәтсәгез дә була.

Билетларны тамаша көнендә алып буламы?
Тамаша көнендә билетлар әле калган булса, аларны Китапханәнең офлайн кассасында сатып алып була. Зинһар, +7 917 245 44 87 номерын җыеп, барлык-юклыкларын белешегез.

Соңга калам. Нишлим икән?
Вакытыгызны алдан чамалап, соңармыйча килүегезне үтенеп сорыйбыз. Зинһар, билетта күрсәтелгән вакыттан 10 минут алдан булса да килегез. Иртәрәк килсәгез, тагын да әйбәтрәк – Китапханәдә вакытыгызны үткәрергә һичшиксез эш табылыр.
Кызганыч, спектакль башлангач, керү мөмкин түгел.
Соңга калсагыз, билетларыгызны кире кайтара яисә алмаштыра алмаячаксыз.

Билетымны кире тапшыра аламмы?
Әлбәттә. Әгәр билетны онлайн алган булсагыз, кире кайтаруны эшләп була, аның өчен email’ыгызга килгән электрон билеттагы төймәгә басарга кирәк.
Кассада алынган билетларны кире кайтару өчен, зинһар, администраторыбызга шалтратыгыз +7 917 245 44 87.
Tilda Publishing
спектакльгә бәяләмәләр
Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
e-mail
исемегез
Tilda Publishing
Tilda Publishing