МОҢ
  • рус-татар музыкаль ситкомы

    1 сәгать 30 минут
    16+ | рус, тат
МОҢ
РУС-ТАТАР МУЗЫКАЛЬ СИТКОМЫ

1 сәгать 30 минут
рус, тат, 16+
Жанры ягыннан бу спектакль күбрәк лирик комедиягә якын, ә төзелеше ягыннан — ситкомга.
Каршыбызда музыкаль төркемнең озакка сузылган кабатлавы, алар программаларын һаман әзерләп җиткерә алмый — эчке каршылыклар һәм җиңеп булмаслык тышкы шартлар комачаулый.
Тел — ул, мөгаен, театрның һәм гомумән мәдәниятның иң кызыклы аспектыдыр. Безнең спектаклебездә бу тема берничә дәрәҗәдә күтәрелә. Беренчедән, төрле милли телләр.
Урыс һәм татар телләре һәрвакыт диярлек берьюлы яши. Һәм бертигез дәрәҗәдә урыс һәм татар телләре яшәгән чынбарлык турында хикәя уйлап табу — кызыклы сынау. Нәкъ менә шуңа күрә без шартлы, шигъри түгел, ә ситуатив театр юнәлешендә хәрәкәт итәргә булдык. Бу очракта безгә идеяләр түгел, ә кешеләр ничек сөйләшкәнен күзәтергә кызык.
Мондый борылыш тел проблемасының әлеге дәрәҗәсен билгеләде — «вавилон дәрәҗәсен». Без төрле телләрдә генә сөйләшмибез, һәркайсыбыз үз телендә сөйләшә, һәм аңлау — ул шыла торган утопия. Аңлау мөмкинлеге нәрсә ярдәмендә барлыкка килә? Болар коточкыч актуаль әйберләр, һәм безнең төркемебез алар белән нык кызыксына.
Һәм башка мәдәният белән эчкерсез кызыксыну — бердәнбер үзеңнекен саклап калу ысулы, миңа калса.
Борис Павлович
«Моң» режиссеры
Фото: Зоя Рутер, Лиля Мәсгутова
Tilda Publishing
спектакль турында бәяләмәләр
Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
Tilda Publishing
Tilda Publishing