премьера!

МОРФЕМАЛАР

казанда шәһәрлеләр театры: спектакль-уен
нурия фатыхова / йолдыз миңнуллина / антон хитров
1 сәгать
18+ / рус, тат
МОРФЕМАЛАР
премьера! спектакль-уен
казанда шәһәрлеләр театры

нурия фатыхова / йолдыз миңнуллина / антон хитров

1 сәгать, 18+, рус, тат
  • Спектакль «Театра горожан в Казани».

    Проект реализован при финансовой поддержке Министерства культуры Российской Федерации. Грант предоставлен ООГО «Российский фонд культуры».

Нурия Фатыхова һәм MOÑ төркеме янәшә яшәү, үз-үзеңне белдерү һәм тел турында уен тәкъдим итәләр.

Тере телләр һәрдаим үзгәрештә. Тиктомалдан түгел — аларны кешеләр үзгәртә. Әйтик, гамәлдәге сүзләр җитәрлек булмаса, алар яңаларын уйлап таба.

Нинди дә булса хис яки ситуация асылы безгә аңлашыла, әмма аны атый торган сүз телдә юк — я сүзе дә бар, ди; әмма аны төгәлрәге белән алмаштырасы килә. Таныш халәт-очраклар бит?

«Морфемалар» спектакль-уенында без сезгә татарча берәр нинди әһәмиятле һәм файдалы сүз уйлап табарга, берочтан — яңа сүзләрнең ничек ясалуы, элеккегеләрен ни рәвешле файдалануыбыз турында уйланырга тәкъдим итәбез.

Бу спектакльдә актерлар юк, драмалы вакыйгалар үстерелешен, традицион театр залын дә тапмассыз.
Тамашачыларга зал буенча йөреп, уен биремнәрен үтәргә тәкдим ителәчәк.
Катнашу (карау) өчен татар телен белү мәҗбүри түгел (ә спектакльдән соң сез аны аз булса да яхшырак белә башлаячаксыз).
  • Нурия Фатыйхова
    Үзебез һәм әйләнә-тирә дөнья турындагы хис-кичерешләрнең барысын да сүзләргә өйләндерергә мөмкинме? «Морфемалар» — фантазиягез һәм ике тел ярдәмендә шушы мәсьәләне уйнап алу мөмкинлеге ул. Уен барышы турында бары бер факт әйтәм — һәр катнашучы иҗатчы булачак.
«Морфемалар»ны иҗат итүгә аноним анкетабыз сорауларына җавап биргән MOÑ тамашачылары зур өлеш кертте.
Режиссер-куючы — Нурия Фатыхова
Рәссамнар — Ирина Сафиуллина һәм Данир Сафиуллин
Фәнни консультант — Искәндәр Хәбибуллин
Куратор-эксперт — Антон Хитров һәм Йолдыз Миңнуллина

Проект реализован при финансовой поддержке Министерства культуры Российской Федерации. Грант предоставлен ООГО «Российский фонд культуры».

Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
Tilda Publishing
Tilda Publishing