премьера!
NAFS / ЭГО

бию, импровизация, генератив графика

18+
60 минут
NAFS / ЭГО
ПРЕМЬЕРА

бию перформансы |
нурбәк батулла | 60 минут | 18+
Nafs (Эго) — милли музыка, заманча хореография һәм цифра технологияләрен берләштерүче дисциплинаара проект.
генератив графика
Тамашада туктаусыз җанлы музыка уйный (перкуссияләр, гитара, торба, клавишлар, вокал). Биюче һәм музыкантлардан тыш, сәхнә барышына генератив графика җәлеп ителә — биючеләргә тоташтырылган хәрәкәт датчикларының экрандагы проекцияләре тулыландырылган чынбарлык хасил итә.
Nafs музыкасы — тере барыш
Nafs музыкасы — спектакль эчендәге мәгълүмат диңгезеннән туа торган җанлы, тере барыш. Биюче хәрәкәте аваз өчен импульс булып тора. Һәм киресенчә: актёр аваздан импульс кабул итә һәм музыканы үз тәне белән биеп, аны күз күрерлек хәлгә китерә.
импровизация һәм ритуал
Спектакльнең нинди булуы артистларның кәефе, күңел халәте һәм тышкы тәэсирләрне ни рәвешле кабул итеп, җавап бирүләреннән тора. Ансамбль импровизациясе барышында музыка һәм бию катнаша, нәтиҗәдә яшерен, ихлас медитатив соло өлешләре туа. Кинәт алмашка бер ансамбльгә кушылган музыкант һәм биючеләр партияләре килә; алар ташкын сыман ташып торган борынгы ритуал ритмында, әйтерсең, берләшү мизгелен тотып алганнар. Театр һәм музыка уртак максатларда эшләп, спектакльнең төп фикерен һәм характерын белдерергә тырыша.
«Без нәрсә әзерлибез? Спектакль. «Спектакль» сүзеннән без һич курыкмыйбыз. Күңел дөньясы буенча катлаулы сәяхәтебез барышында бу сүз безне саклап тора.. Һәр кешенең эчке дөньясы шулкадәр күпкырлы ки, бер инструмент кына аз. Тән әһәмиятле инструмент, тик ул гына аз… Кеше тавышы — гаять кызыклы табышмак, әмма ул да җитәрлек түгел… Күңел халәтен-кичерешләрне аз гына булса да тагын ниләр ачарга мөмкин: ут, медиа, урын, кычкыру, текст, музыка яки сүзме? Әйе. Барысы бергә һәм тагын бер нәрсә. Тәгаен ни? Үзебез дә белмибез. Без хәрәкәттә. Үзебезне, шәхесебезне яңадан аңлау барышында».
Нурбәк Батулла
куратор, бию
Фото — Зоя Рутер, Татьяна Лепп
Нурбәк Батулла, куратор, биюче
Марат Казыханов, биюче
Айрат Фәйзрахманов, биюче
Марат Хәйруллин, биюче
Григорий Кириллов, биюче

Йосыф Бикчәнтәев, композитор, музыкант (гитара, торба, перкуссияләр, вокал)
Булат Абдуллин, музыкант (синтезатор, диджей пульты, вокал)
Сугдэр Лудуп (этник музыка кораллары, вокал)

Рәшид Османов, арт-директор
Денис Елагин, медиа-рәссам
Дарья Андреева, техник директор
Алена Батулла, администратор
Спектакль Context. Diana Vishneva заманча бию фестивале һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән иҗат ителде.
Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
Tilda Publishing
Tilda Publishing