Чувашстан рәссамы, графика, коллаж һәм сүз үлчәмнәре белән эш итә, текстлар һәм шигырьләр чигә. Гараж музее сәнгать резиденциясе катнашучысы.
Башкортостан Республикасы Борай авылында туып үскән, Уфа сәнгать училищесын тәмамлап, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать академиясендә белем алган.
2016-2017 елларда Санкт-Петербургта «Ретроспектива брендреализма Сергея Шнурова» күргәзмәсен әзерли: күргәзмәнең мәсләген билгели, экспонатлар, картиналар ясый.
Хәзерге вакытта рәссамлык белән көн күрә, Мәскәүдә яши.
«Эмноюмно» («Илаһи эликсир») иҗат төркеме, Удмуртия, Ижау шәһәре.
Ике перформер – Кучыран Юри белән Жон-Жон Сандырны берләштергән бу төркем 2010 елның маенда оеша. Рәссамнар чынбарлыкка тәңгәл перфоманслары һәм видеоәсәрләре аша тылсымлы милли мифның шифалы йогынтысы турында тирәнтен уйланалар. Төркемнең төп максаты – милли миф һәм фин-угор мифлары нигезендә аерым кеше һәм милләт тормышына ишарә булырдай мифология тудыру.