«ötükän»

Көчкә каршы көч табылганда, көрәштән баш тарту ул —җиңүме, җиңелүме?

нурбәк батулла | йолдыз миңнуллина

18+

1 cәгать

«ötükän»
көчкә каршы көч табылганда, көрәштән баш тарту ул —җиңүме, җиңелүме?
йолдыз миңнуллина | 1 сәгать | 18+

→ Әлиф иҗат төркеме

Перформанс «Калеб» яңа буын җыены белән берлектә эшләнде

552 елда хәзерге Монголия, Кытай, Байкал күле буйларында, Көньяк Себер, Алтай далаларында төрки телле кабиләләрне берләштергән I Төрки каганлыгы барлыкка килә. Ил башында Ашина ыруыннан булган Бумын каган тора. Кытай империясе көчәйгән дәвердә, төрки каганатта эчке низаглар башланып, 604 елны каганат Көнбатыш һәм Көнчыгыш каганлыкларга аерыла. Озакламый Көнчыгыш каганлык дәүләти мөстәкыйльлеген югалта һәм 50 ел чамасы Кытай хакимлеге астында яшәргә мәҗбүр була.

Шушы вакыйгаларга багышланган «Ötükän» перформансы кысаларында авторлар дәвердән дәвергә күчеп килгән сорауларга тән, сүз һәм яктылык аша җавап эзли. Безнең асыл башлангычыбыз нинди? Үзара багъланышларга корылган дөньяда ул үзгәрешсез сакланып кала аламы? Көчкә каршы көч табылганда, көрәштән баш тарту ул — җиңүме, җиңелүме?
Перформанска нигез итеп алынган шигырьләр циклы
(автор: Йолдыз Миңнуллина)
Рәмис Нәҗмиев фотолары
Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
Tilda Publishing
Tilda Publishing