ПЕДСОВЕТ

22 январь 19:00
26 февраль 19:00
казанда шәһәрлеләр театры
елена калаганова
йолдыз миңнуллина

1 cәгать 30 минуты

12+ / рус, тат

22 январь 19:00
26 февраль 19:00
педсовет
казанда шәһәрлеләр театры
елена калаганова | йолдыз миңнуллина

1 cәгать 30 минуты

12+ / рус, тат

Спектакль «Театра горожан в Казани».

Проект реализован при финансовой поддержке Министерства культуры Российской Федерации. Грант предоставлен ООГО «Российский фонд культуры».

Спектакльдә стробоскоп кулланалар. Җемелдәп торучы ут / визуаль эффектлар йогынтысына чамадан тыш сизгер икәнсез, сак булуыгыз сорала.
Спектакльдә Казан укытучылары катнаша; барыш нигезендә — әти-әниләрне ниләр борчый, укучылар заманча мәктәпне нинди булырга тиеш дип саный һәм мондый фикерләшү чылбырында укытучының урыны кайда кебек сораулар. Спектакль бүгенге көн мәктәбенең чынбарлыгын теркәп куеп, тамашачыга киләчәк мәктәбе турында сораулар бирә.
cпектакль төркеме
Авторлары һәм куючылар: Елена Калаганова, Йолдыз Миңнуллина һәм Анастасия Радвогина

Катнашучылар:
Валерия Брендина, рус теле һәм әдәбияты укытучысы
Дарья Павлова, информатика укытучысы

Алексей Першагин, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Алия Сахапова, география укытучысы
Анастасия Силантьева, рус теле һәм әдәбияты укытучысы
Энҗе Усманова, физкультура укытучысы
Ләйлә Хәбибуллина, туган тел укытучысы
Анна Шәрәфиева, физика укытучысы

Эскиз этабында спектакльне иҗат итүдә Динә Сафина катнашты
ММЧ
Матбугатка белешмә бирү, мәгълүмати хемәттәшлек, махсус проектлар, интервьюлар мәсьәләсендә Зояга мөрәҗәгать итегез:

Зоя Антонова, zoe.ruter.a@gmail.com, +7 903 340 58 15
мәйданчык һәм билетлар
Спектакль кайда үтә?
Яңа Милли китапханә бинасының икенче катындагы театр мәйданчыгында (бләк бокс). Адресыбыз: Пушкин ур., 86.
Икенче катка менгәч, уңга борылыгыз һәм безнең көмешсыман ишекләрне күрерсез.
“MOÑ театр мәйданчыгы” күрсәткечләре буенча юнәлеш алыгыз.

Сезгә тикле җәмәгать транспортында ничек барып җитәргә?
Безгә иң якын тукталышлар – Гоголь тукталышы (Карл Маркс урамы буенча) һәм Ирек мәйданы.
Җәмәгать транспорты тукталышыннан сезгә 10-15 минут барырга кирәк булачак.

Үз машинамда булсам, аны кая куеп калдырырга була?
Машинагызны китапханәдән бер-ике квартал ераклыгында куеп калдыра аласыз.
Иң якын паркиң – Жуковский урамында (зона #152) һәм Малая Красная урамы, 10 (зона #136).

Сездә җиһазландырылган уңайлы мохит бармы?
Әйе. Китапханә бинасы пандус һәм лифт белән җиһазландырылган. Кирәк булса дип администратор телефонын калдырабыз +7 919 690-22-88.

Буфетыгыз бармы?
Китапханә бинасында кәһвәханә эшли. Анда спектакльдән соң дуслар белән очрашып, күргәннәр турында рәхәтләнеп әңгәмә корып утырып була.

Мин билетны онлайн сатып алдым. Аны чыгартырга кирәкме?
Мәҗбүри түгел. Электрон версиясен генә күрсәтсәгез дә була.

Билетларны тамаша көнендә алып буламы?
Тамаша көнендә билетлар әле калган булса, аларны Китапханәнең офлайн кассасында сатып алып була. Зинһар, +7 919 690-22-88 номерын җыеп, барлык-юклыкларын белешегез.

Соңга калам. Нишлим икән?
Вакытыгызны алдан чамалап, соңармыйча килүегезне үтенеп сорыйбыз. Зинһар, билетта күрсәтелгән вакыттан 10 минут алдан булса да килегез. Иртәрәк килсәгез, тагын да әйбәтрәк – Китапханәдә вакытыгызны үткәрергә һичшиксез эш табылыр.
Кызганыч, спектакль башлангач, керү мөмкин түгел.
Соңга калсагыз, билетларыгызны кире кайтара яисә алмаштыра алмаячаксыз.

Билетымны кире тапшыра аламмы?
Әлбәттә. Әгәр билетны онлайн алган булсагыз, кире кайтаруны эшләп була, аның өчен email’ыгызга килгән электрон билеттагы төймәгә басарга кирәк.
Кассада алынган билетларны кире кайтару өчен, зинһар, администраторыбызга шалтратыгыз +7 919 690-22-88.

Проект реализован при финансовой поддержке Министерства культуры Российской Федерации. Грант предоставлен ООГО «Российский фонд культуры».

Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
e-mail
исемегез
Tilda Publishing
Tilda Publishing