Безнең практикада әлеге концепцияләр белер-беленмәс җемелдиләр, икенче төрле әйтсәк, бер агымның төрле яклары булып хезмәт итәләр; ә бу агым исә үз чиратында актор һәм шаһит игътибары юнәләшенә карап, флюгер сыман борылырга, үзгәрергә, алышынырга да мөмкин.
Перфоманс дәвамында без полифоник структура иҗат итәрбез. Текст, бию, объектлар, гади гамәлләр мәгънәләр тудырачак; очрашу ахырында әлеге мәгънәләр пазл яки детектив хикәянең төрле сюжет сызыклары төсле хәбәргә тезеләчәк.
Бу проектка безне Радио Йортының «Теория о практике» тапшыруы илһамландырды. Радио Йорты һәм куратор Алевтина Грунтовскаяга «Тело как объект. Тело как субъект» темасын тәкъдим итүләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
55 минут, 16+
TARTAR
Авторлар һәм башкаручылар: Нурбәк Батулла, Мария һәм Марсель Нуриевлар
Чуар-чабыр ябыштыргычлар белән шактый гына мул капланган объектны күз алдына китерегез. Безнең хореография дә шуның сымаграк үрелә. Без партнерлар белән коллаж, тизлек, гротескка омтылабыз. Төрле образлар, фикерләр, бию техникаларыннан төзелгән коллаж бу. Биредә журналлардан кисеп алынган кисәкләр дә, урамда табылган предмет та, болыт, таш, кош төшерелгән Полароид фотосурәтләре дә бар; таң калырлык хәбәр аулаучы агрессив интервью алучы да, явызлыгы ташып торган (көлке хәтта; бәлки аяныч) диктатор да бар биредә… чүп эскертләре арасында җем-җем килеп торган энҗе сыман – тамчы гына хореография. Без – тартар соусын ясаучы татарлар. Без нидер эзлибез һәм кемнедер көтәбез…