ПРЕМЬЕРА! ДОКУМЕНТАЛЬ СПЕКТАКЛЬ
Пәрдәнең теге ягында калган тормышка күзәтү. Артистның беренче тапкыр сәхнәгә чыгуы. Роль эшләве, үз персонажына образ эзләве һәм шуңа тәэсир итә торган көндәлек тормыш. Артистның иң куркыныч төше. Тамашачы белән үзара мөнәсәбәт. Зал белән сәхнә арасындагы күзгә күренмәс чик. Буынара бәйләнешләр, театр йолалары. Сәхнә тормышының төрле этаплары һәм ияреп йөри торган амплуа. Театр кайда тәмамлана да тормыш кайда башлана.
1 сәгать, рус, тат, 18+