РОХИНДЖА
спектакль-инсталляция*
туфан имамeтдинов
60 минут
18+ | рус, тат
Рохинджа
спектакль-инсталляция*
туфан имаметдинов
60 минут | 18+ | рус, тат
Авырлы хатыннарга карарга киңәш ителми. 18 яше тулмаганнарга керү катгый рәвештә тыела.

Спектакльдә катнашу өчен үзегез белән смартфон һәм колакчыннар алуыгызны үтенәбез.
Рохинджа халкын эзәрлекләү турындагы хатирәләрдән төзелгән спекталь-инсталляция. Кешеләрне карашлары өчен эзәрлекләү ни сәбәпле ХХI гасырда да дәвам итә — авторлар шул хакта уйлана. Җәмгыять ХХ гасырда узган фаҗигаләр тәҗрибәсе бүгенге кеше хәтерендә ни өчен җуелган, сакланып калмаган? Әлеге мәсьәләләр — безнең заманның сыкрану ноктасы.
Төркем максаты — дини, милли, сәяси, раса һәм иҗтимагый аермалыклары өчен кабул итмәү, аңламау, җәберләүләргә дучар ителгән төрле халыклар, илләр һәм кыйтгалар тәҗрибәсе турында спектакль иҗат итү.

Көч куллану, мәрхәмәтсезлек, салкын йөрәклелектән “дәвалау чарасы” була алырлык проект тудыру.

Фото — Рамис Назмиев

төзү тарихы
Туфан Имаметдинов иҗат төркеме Рохинджа халкын эзәрлекләү турындагы проект фикере белән янып йөргән көннәрдә бу кешеләр белән күзгә-күз очрашырга, аларны тыңларга, тормыш тарихларын язып алырга кирәклеге ачыкланды. Иҗатчылар Бангладешка — Рохинджа лагерьларына эшлекле сәфәргә әзерләнә башладылар.
Әмма проектның әзерлек вакыты берничә тапкыр кичектерелде, финанслау чыганаклары һәм күләме үзгәрде. Нәтиҗәдә сәфәргә иҗат төркеменең бер генә вәкиле — актер Егор Белов китте.

Егор хис-кичерешләрен теркәп барды. Биш көн — көндәлекнең биш бүлеге. Эчкерсез, чынлыкта ничек булган — шулай.

Көндәлек оригинал текст телендә — русча тәкъдим.
РОХИНДЖА белән очрашу
егор белов көндәлеге
    Tilda Publishing
    хатлар таратуыбызга язылыгыз
    Tilda Publishing
    Tilda Publishing