Аккомпаниатор
⬤ Рөстәм Вәлиевка багышлау ⬤

20 МАРТ ⬤ 19:00 ⬤ MOÑ
Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Зөһрә Сәхәбиева, Зәйнәп Фәрхетдиновалар җырлаган иске язмаларга игътибар итсәгез, яннарында куе бөдрә чәчле, кара мыеклы, чая карашлы бер гармунчы булыр. Рөстәм Вәлиев ул. Илһам абыйның гаҗәп тавышын ассызыклый торган аккомпаниатор. Әлфия апаның сәхнә уенына чын күңелдән кушыла торган сәхнәдәш, иҗатташ, партнер.
Нинди булган ул, нинди уйлар белән янган, музыка дөньясында нинди ачышлар ясаган — 20нче март көнне кич шулар турында сөйләшербез. Үзе берәмтекләп җыеп калдырган музыкаль ядкарьләрне барларбыз, үзгәреш чоры елъязмалары белән танышырбыз.

«Кич» перформатив кичәләр сериясенең чираттагы чарасы.

1 сәгать, 12+
Творческая команда:

⬤ Ислам Вәлиев
⬤ Йолдыз Миңнуллина
⬤ Нурбек Батулла
⬤ Ильяс Фархуллин
⬤ Зульфия Илькаева
⬤ Алёна Батулла