SIHRI MOÑNAR
Эльмир Низамов һәм Илүсә Хуҗина MOÑда. Беренче уртак альбомнарын тәкъдир итү

16 декабрь 19:00
Эльмир Низамов
композитор
Илүсә Хуҗина
вокалистка
Эльмир Низамов һәм Илүсә Хуҗинаның иҗатташлыгы инде күп еллар дәвам итә. «SIHRI MOÑNAR» («СИХРИ МОҢНАР») җырларында Эльмир көйләре, татар шагыйрьләре (һәм бүгенге көн, һәм классик иҗатчыларныкы) текстлары белән Илүсәнең уникаль сопраносы кушылган.

Илүсә — чын мәгънәсендә иҗатташ. Аның академик, халык һәм эстрада композицияләрен бертигез уңышлы башкара торган җырчы-экспериментатор осталыгы — бу җырларның иҗади нигезе.