Смена формата
Борис Павловичның Казанда яңа проекты / 16+
MOÑда яңа театраль проект башлап җибәрергә булдык та
иҗат итәргә утырдык
һәм уйландык:

Иҗади импульс ничек барлыкка килә?

  • как это работает?
  • как появляется творческий импульс?
  • как рождается желание что-нибудь нарисовать?
    станцевать?
    спеть?
  • ни өчен нәкъ менә җырларга, биергә, рәсем ясарга?
  • зур Шартлауның реликт нурланышы бүгенге көндә дә күзәтелгән сыман иҗат ителеп беткән әсәрдә бу беренче испульсның эзләре табыламы?
  • импульсны башка кеше белән бүлешергә мөмкинме, әллә ул һәрбер кешенең шәхсән үзенеке генәме?

Безне башлам нокталары кызыксындыра: төс, сызык, хәрәкәт, тавыш.

Без берничә микро-төркемнән торган иҗат төркемен тупладык. Алар — бер-берсе белән элек беркайчан да бергә эшләмәгән рәссамнар (рәссамнар киң мәгънәдә — видеографлар, драматурглар, музыкантлар, фотографлар, биючеләр).

Алар алдында катлаулы максат куелган: алдан уйлап куелган идеяләре булмаган хәлдә очрашу һәм сәнгать әсәрен иҗат итүгә таба йөз тоту.

Беренче импульс ни булачак?
Мөгаен, бер-берсе өчен алар үзләре.
Әллә юкмы?
Уртак иҗат барышы аша без заманча җәмгыятьнең иң мөһим барышларының берсе — инклюзияне аңларга тырышабыз. Инклюзия дигәндә без әңгәмәдә катнашучы һәрбер шәхеснең мәгълүмат алу һәм үз фикерен белдерү мөмкинлеге бертигез дәрәҗәдә булган аралашу төзелешен күздә тотабыз. Ягъни һәр шәхес, бернигә дә карамастан, әңгәмәнең тулы хокуклы катнашучысы, дип таныла.

Инклюзия дигәндә без әңгәмәдә катнашучы һәрбер шәхеснең мәгълүмат алу һәм үз фикерен белдерү мөмкинлеге бертигез дәрәҗәдә булган аралашу төзелешен күздә тотабыз.

Режиссер — Борис Павлович
Рәссам — Ольга Павлович

Командаларда катнашучылар:
Алиса Гулканян, Катя Егорова

Динә Сафина, Айгөл Исмәгыйлева, Алинә Полубехина

Илдар Алекбаев, Регина Ланвин, Антон Корольков, Айгөл Әхмәтова, Лея Сюбаева,

Илнур Газизуллин, Азалия Менибаева, Юрий Блинов

Музыкантлар һәм саунд-дизайнерлар:
Регина Рокитянская, Максим Саранцев

Ут — Никита Минһаҗев

«Татнефть» ХФ ярдәме белән.