MOÑ вакансиясе
smm-менеджер
Анкеталарны 27 гыйнварга кадәр кабул итәбез. Әңгәмәләрне 27 гыйнвардан 2 февральгә кадәр үткәрәбез.
АНКЕТА ТУТЫРЫРГА >>
MOÑ театр мәйданчыгы smm-менеджер эзли. Мәйданчыкның социаль челтәрләрен алып барырга, тамашачылар, партнерлар, фикер алдынгылары белән аралашырга кирәк булачак.

Текст белән эшләү тәҗрибәсе булган, заманча театр белән мавыгучы кандидатлар көтәбез. График дизайн, фото- һәм видеотөшерү белән таныш булу, татар телен белү өстенлек бирәчәк.
Сорауларыгызны @looney_lune телеграмына Валериягә яки mon@zhivoygorod.io емейл адресына юлларга мөмкин.