«чын татар»
8 октябрь 19:00
17 октябрь 19:00
шәһәрчеләр театры
гүзәлия гыйматдинова| динә сафина |
ксения шачнева

1 сәгать 40 минут

16+ | тат, рус

8 октябрь 19:00
17 октябрь 19:00
«чын татар»
шәһәрчеләр театры | гүзәлия гыйматдинова, динә сафина, ксения шачнева
1 сәгать 40 минут | 16+ | тат, рус
Кешеләр миллилек, милли үзенчәлек мәсьәләләре белән ни сәбәпле кызыксына башлый? Үзен билгеле бер милләт вәкиле итеп тою кешегә ни бирә? Татар булыр өчен татар телендә сөйләшү кирәкме? Яки бары үзеңне татар дип атау да җитәме? Бәлкем залда утыручы тамашачы проектта катнашучыларның аерым берләренә караганда да «татаррак»тыр? Миллилекне бер югалтып, еллар үткәч, кабат эзләп табу мөмкинме? Үз халкыңа карата мәхәббәт берничә ел чит илдә яшәгәннән соң уянса? Ә җәмгыятьнең йомыклыгы, ябыклыгы эчке үзенчәлекләреңне кабул итәргә комачауласа әгәр?
«Чын татар» проекты катнашучылары күпсанлы сораулар белән кызыксына — һәм берсүзсез канәгатьләндерә торган җаваплар һәрвакытта да табылмый. Алар һәммәсе төрле, кемдер әле бик яшь, кемдер инде бай тәҗрибәле. Кайберсе берничә илдә яшәп өлгергән, ә кемнеңдер Татарстаннан да читкә китеп караганы юк. Әмма барысын да бер нәрсә берләштерә — аларның һәрберсе үзен «чын татар» дип атый.
Спектакльдә стробоскоп кулланалар. Җемелдәп торучы ут / визуаль эффектлар йогынтысына чамадан тыш сизгер икәнсез, сак булуыгыз сорала.
Премьера 2021 елның 14 мартында MOÑ сәхнәсендә булып узды.
спектакль командасы
Проектта катнашалар: Наилә Әюпова, Разалия Гыйззәтуллина, Дилә Гыйләҗева, Адель Зәмәлетдинов, Зуля Катеева, Азалия Менибаева, Лилия Низамова, Регина Уразова, Гөлнара Фәзлиәхмәтова, Ләйсән Фәхриева-Миңлебаева, Әминә Һади, Салават Йосыпов, Гүзәлия Гыйматдинова, Динә Сафина, Ксения Шачнева

Авторлар: Динә Сафина, Ксения Шачнева
Тарихи материаллар буенча киңәшче — Гүзәлия Гыйматдинова
Хореография буенча киңәшчеләр — Нурбәк Батулла һәм Алсу Мәгъсүмҗанова.

Музыкант — Ислам Вәлиев
Тәрҗемәче — Эльза Нәбиуллина

Админстраторлар: Айгөл Әхмәтова һәм Анжелика Фәтхуллина
Техник ярдәмчеләр: Дарья Андреева, Никита Мингазов, Тимур Гыйбадуллин
ММЧ
Матбугатка белешмә бирү, мәгълүмати хемәттәшлек, махсус проектлар, интервьюлар мәсьәләсендә Зояга мөрәҗәгать итегез:
Зоя Антонова, zoe.ruter.a@gmail.com, +7 903 340 58 15
мәйданчык һәм билетлар
Спектакль кайда үтә?
Яңа Милли китапханә бинасының икенче катындагы театр мәйданчыгында (бләк бокс). Адресыбыз: Пушкин ур., 86.
Икенче катка менгәч, уңга борылыгыз һәм безнең көмешсыман ишекләрне күрерсез.
“MOÑ театр мәйданчыгы” күрсәткечләре буенча юнәлеш алыгыз.

Сезгә тикле җәмәгать транспортында ничек барып җитәргә?
Безгә иң якын тукталышлар – Гоголь тукталышы (Карл Маркс урамы буенча) һәм Ирек мәйданы.
Җәмәгать транспорты тукталышыннан сезгә 10-15 минут барырга кирәк булачак.

Үз машинамда булсам, аны кая куеп калдырырга була?
Машинагызны китапханәдән бер-ике квартал ераклыгында куеп калдыра аласыз.
Иң якын паркиң – Жуковский урамында (зона #152) һәм Малая Красная урамы, 10 (зона #136).

Сездә җиһазландырылган уңайлы мохит бармы?
Әйе. Китапханә бинасы пандус һәм лифт белән җиһазландырылган. Кирәк булса дип администратор телефонын калдырабыз +7 917 245 44 87.

Буфетыгыз бармы?
Китапханә бинасында кәһвәханә эшли. Анда спектакльдән соң дуслар белән очрашып, күргәннәр турында рәхәтләнеп әңгәмә корып утырып була.

Мин билетны онлайн сатып алдым. Аны чыгартырга кирәкме?
Мәҗбүри түгел. Электрон версиясен генә күрсәтсәгез дә була.

Билетларны тамаша көнендә алып буламы?
Тамаша көнендә билетлар әле калган булса, аларны Китапханәнең офлайн кассасында сатып алып була. Зинһар, +7 917 245 44 87 номерын җыеп, барлык-юклыкларын белешегез.

Соңга калам. Нишлим икән?
Вакытыгызны алдан чамалап, соңармыйча килүегезне үтенеп сорыйбыз. Зинһар, билетта күрсәтелгән вакыттан 10 минут алдан булса да килегез. Иртәрәк килсәгез, тагын да әйбәтрәк – Китапханәдә вакытыгызны үткәрергә һичшиксез эш табылыр.
Кызганыч, спектакль башлангач, керү мөмкин түгел.
Соңга калсагыз, билетларыгызны кире кайтара яисә алмаштыра алмаячаксыз.

Билетымны кире тапшыра аламмы?
Әлбәттә. Әгәр билетны онлайн алган булсагыз, кире кайтаруны эшләп була, аның өчен email’ыгызга килгән электрон билеттагы төймәгә басарга кирәк.
Кассада алынган билетларны кире кайтару өчен, зинһар, администраторыбызга шалтратыгыз +7 917 245 44 87.
Tilda Publishing
первым узнавать о новостях
Афиша на месяц. Приоритетная регистрация.
Скидки на раннее бронирование.
Tilda Publishing
Tilda Publishing