«умаление мира»

16 октябрь
19:00
марина
давыдова
ничек итеп дөньяны сүзләр ярдәмендә төзүебез һәм җимерүебез турында

1 сәгать

18+ | рус

16 октябрь
19:00
«умаление мира»
ничек итеп дөньяны сүзләр ярдәмендә төзүебез һәм җимерүебез турында|
марина давыдова
1 сәгать | 18+ | рус

Проектның эскизы 2020нче елның августында ел саен уза торган "Свияжск АРТель" театраль сайт-спесифик лабораториясе кысаларында ясалган һәм тамашачыга күрсәтелгән булган.

«Умаление мира» — ул бер алып баручы һәм өч перформер өчен театраль проект.
Марина Давыдованы Рәсәйдә күбрәк театраль критик һәм куратор буларак таныйлар, гәрчә Ауропада ул инде режиссер буларак билгеле булса да. «Умаление мира» аның Рәсәйдәге беренче режиссерлык тәҗрибәсе булачак. Әлеге театраль проект урыс әлифбалары һәм әлифба китапларын перформатив ысул ярдәмендә күрсәтү һәм яңа заман әлифбасын булдырырга омтылу турында. Ничек итеп дөньяны сүзләр ярдәмендә төзүебез һәм җимерүебез турында проект.
спектакль командасы
Автор һәм режиссер — Марина Давыдова
Композитор — Александр Маноцков
Хореограф — Анна Хлёсткина
Рәссам — Ксения Шачнева

Биюче — Асель Баһаветдинова
Вокалчы — Иван Балашов
Алып баручы ролен Искәндәр Нуриҗанов башкара

Техник директор – Дарья Андреева
ММЧ
← «Экран и сцена» газеты | «Бизнес Online» интернет-газеты |
«Театр.» журналы | «Театр.» журналы →

Массакүләм мәгълүмат чараларында комментлар, мәгълүмати партнерлык, махсус проектлар, интервьюлар сораулары буенча:
Зоя Антонова, zoe.ruter.a@gmail.com, +7 903 340 58 15
мәйданчык һәм билетлар
Спектакль кайда үтә?
Яңа Милли китапханә бинасының икенче катындагы театр мәйданчыгында (бләк бокс). Адресыбыз: Пушкин ур., 86.
Икенче катка менгәч, уңга борылыгыз һәм безнең көмешсыман ишекләрне күрерсез.
“MOÑ театр мәйданчыгы” күрсәткечләре буенча юнәлеш алыгыз.

Сезгә тикле җәмәгать транспортында ничек барып җитәргә?
Безгә иң якын тукталышлар – Гоголь тукталышы (Карл Маркс урамы буенча) һәм Ирек мәйданы.
Җәмәгать транспорты тукталышыннан сезгә 10-15 минут барырга кирәк булачак.

Үз машинамда булсам, аны кая куеп калдырырга була?
Машинагызны китапханәдән бер-ике квартал ераклыгында куеп калдыра аласыз.
Иң якын паркиң – Жуковский урамында (зона #152) һәм Малая Красная урамы, 10 (зона #136).

Сездә җиһазландырылган уңайлы мохит бармы?
Әйе. Китапханә бинасы пандус һәм лифт белән җиһазландырылган. Кирәк булса дип администратор телефонын калдырабыз +7 917 245 44 87.

Буфетыгыз бармы?
Китапханә бинасында кәһвәханә эшли. Анда спектакльдән соң дуслар белән очрашып, күргәннәр турында рәхәтләнеп әңгәмә корып утырып була.

Мин билетны онлайн сатып алдым. Аны чыгартырга кирәкме?
Мәҗбүри түгел. Электрон версиясен генә күрсәтсәгез дә була.

Билетларны тамаша көнендә алып буламы?
Тамаша көнендә билетлар әле калган булса, аларны Китапханәнең офлайн кассасында сатып алып була. Зинһар, +7 917 245 44 87 номерын җыеп, барлык-юклыкларын белешегез.

Соңга калам. Нишлим икән?
Вакытыгызны алдан чамалап, соңармыйча килүегезне үтенеп сорыйбыз. Зинһар, билетта күрсәтелгән вакыттан 10 минут алдан булса да килегез. Иртәрәк килсәгез, тагын да әйбәтрәк – Китапханәдә вакытыгызны үткәрергә һичшиксез эш табылыр.
Кызганыч, спектакль башлангач, керү мөмкин түгел.
Соңга калсагыз, билетларыгызны кире кайтара яисә алмаштыра алмаячаксыз.

Билетымны кире тапшыра аламмы?
Әлбәттә. Әгәр билетны онлайн алган булсагыз, кире кайтаруны эшләп була, аның өчен email’ыгызга килгән электрон билеттагы төймәгә басарга кирәк.
Кассада алынган билетларны кире кайтару өчен, зинһар, администраторыбызга шалтратыгыз +7 917 245 44 87.
Tilda Publishing
спектакль турында бәяләмәләр
Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
e-mail
исемегез
Tilda Publishing
Tilda Publishing