НЕВИДИМО
видимо –
Театр-педагогик проекты
Гаризалар 24 апрельгә кадәр кабул ителә
Татарстан авыл һәм бистәләре укучылары социаль театр эшлеклеләре белән бергәләп үз-үзләре, хыяллары һәм борчулары турында спектакль иҗат итә.
Спетакльләрне алар башта әти-әниләре һәм укытучылары алдында туган якларында, ә соңыннан Казанда профессиональ сәхнәдә уйнаячак.
Гаризаларны без татар, рус телләрендә һәм ике телдә укыта торган мәктәпләрдән кабул итәбез.
ПЕРЕЙТИ НА РУССКОЯЗЫЧНУЮ СТРАНИЦУ ПРОЕКТА
этапЛАР
Эш тәртибе нинди?

АПРЕЛЬ

Проектта катнашыр өчен Татарстан авыл-бистәләреннән мәктәпләр эзлибез. Гариза юлларга телисез икән, АНКЕТАНЫ 2023 ЕЛНЫҢ 24 АПРЕЛЕНӘ КАДӘР ТУТЫРЫП ҖИБӘРҮЕГЕЗНЕ СОРЫЙБЫЗ.

МАЙ

Театраль педагогларның укытучылар һәм укучылар белән танышу онлайн-очрашуларын үткәрәбез. Булачак спектакльләр өчен темалар эзлибез, эш методларын төгәлләштерәбез.

1-15 ИЮНЬ

Мәктәп лагерьларында эшлибез: катнашучы укучылар проект авторлары белән берлектә спектакль эскизларын иҗат итә.


Спектакльләрне ул иҗат ителгән төбәктә укытучыларга, яшьтәшләргә, ата-аналарга, гомумән, карарга теләгән бар кешегә күрсәтәбез.

16, 17 ҺӘМ 18 ИЮНЯ

Проект барышында иҗат ителгән өч спектакльне Казанга алып барып, MOÑ театр мәйданчыгында күрсәтәбез

МЕТОД
Спектакльләрне ничек иҗат итәбез?
Остаз һәм креаторлар төркеме мәктәп лагерьлары эше вакытында Татарстанның өч авыл мәктәбенә юл тотачак. Һәр лагерьда катнашучы үсмерләр белән берлектә спектакль эскизын иҗат итәбез, димәк, барысы өч эскиз дөнья күрәчәк. Спетакльдә яшьүсмерләр үзләре, хыяллар һәм борчулары турында сөйлиячәк.
Спектакльләр Россиядә, бигрәк тә — Казанда популярлык казанучы юнәлеш — «шәһәрлеләр театры» методлары ярдәмендә әзерләнәчәк. Бу — профессионал булмаган актерлар катнашында профессиональ театр.

Мондый спектакльләр Россия мәдәниятында мөстәкыйль тавышы булмаган кешеләргә фикер белдерү, аны ишеттерү мөмкинлеген тәкъдим итә.
«Шәһәрлеләр театры» методлары шәхесне, коммуникативлык күнекмәләрен, күзаллау, аңлылыкны үстерүгә юнәлтелгән театраль уеннарны үз эченә ала. Уеннар нәтиҗәсендә укучылар үзләрен сүз һәм гамәл белән белдерә торган кыска гына күренешләр барлыкка килә, ә режиссер мондый күренешләрдән спектакль иҗат итәчәк.

Казанда MOÑдагы Шәһәрлеләр театры турында тулырак:
авторлар
Проект авторлары кем?
  • ГИТИСның «СОЦИАЛЬНЫЙ ТЕАТР» ПРОГРАММАСЫ МАГИСТРЛАРЫ ҺӘМ ПРОГРАММАНЫ ТӘМАМЛАП ЧЫККАН ШӘКЕРТЛӘР

    Россиядә «шәһәрлеләр театрының» төп методологлары. Бай тәҗрибәле театраль кураторлар.

  • MOÑ ТЕАТР МӘЙДАНЧЫГЫ ҺӘМ «ЖИВОЙ ГОРОД» ФОНДЫ ТӨРКЕМЕ

    «Шәһәрлеләр театры» белән өчен сезон эшлиләр. «Алтын битлек» премиясенең күп тапкыр номинантлары һәм премиягә лаек булучылар. Бөтенроссия һәм халыкара фестивальләренең катнаушчылары.

Проект «Живой город» Фонды һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы ярдәме белән ООО «Лада Продуксьон» тарафыннан тормышка ашырыла.