MOÑ ТЕАТР МӘЙДАНЧЫГЫ

Казанда Дмитрий Волкостреловның яңа спектакленә кастинг
ГАРИЗАЛАРНЫ 2023 ЕЛНЫҢ 16 ФЕВРАЛЕНӘ КАДӘР КАБУЛ ИТӘБЕЗ
КАТНАШУ ӨЧЕН АНКЕТА ТУТЫРУЫГЫЗНЫ>> СОРЫЙБЫЗ
Берничә ел элек без Дмитрий Волкострелов һәм театр post (Дима — бу театрның режиссеры һәм аңа нигез салучыларның берсе) спектакльләрен гастрольләргә алып килгән идек.
Ә хәзер без махсус MOÑ өчен бергәләп проект иҗат итәбез. Китаплар һәм кешеләр турында спектакль булачак бу.

Дмитрий Волкострелов белән «Живой город» Фондын (MOÑның барлык проектларын иҗат итүдә нәкъ менә Фонд төркеме катнаша) күпъеллык дуслык һәм хезмәттәшлек берләштерә.

Казанда театр post гастрольләре өч тапкыр узды. Дима «Угол» Иҗат лабораториясендә Павел Пряжко пьесасы буенча «Карина и Дрон» һәм Андрей Жиганов пьесасы буенча «Бывшая, школьная» спектакльләрен куйды. «Аннигиляция» фәнни-театраль лабораториясенең кураторы булды. «Свияжск Артель» сайт-специфик лабораториясендә катнашты. Ниһаять, ул MOÑда спектакль куячак.

КАТНАШУЧЫ АНКЕТАСЫ

Гаризалар 2023 елның 16 февраленә кадәр кабул ителә. 21 февральдән дә калмый без сезнең белән имейл яки телефон буенча элемтәгә кереп, карарыбызны җиткерербез.
Төп критерий — теләсә нинди иҗади тәҗрибәгез булу.

Катнашу өчен анкеты тутыруыгыз сорала>>
(Анкетада дөрес яки хаталы җаваплар булырга мөмкин түгел.)
Исемегез ничек, үзегез турында бераз гына сөйләп китегез.
 
Тормышыгызда китаплар нинди урын алып торуы турында сөйләгез.
Сезнең китапханә абонементы бармы? Я булмаса, электрон китапханәгә язылгансыздыр?
 
Элемтәләр өчен: