«встречи. фрагменты»

23 июнь, чәршәмбе

19:00

башкалар белән очрашу турында пластик спектакль

александра рудик

һәм «инклюзион»

12+

40 минут

23 июнь, чәршәмбе
19:00
«встречи. фрагменты »
башкалар белән очрашу турында пластик спектакль |александра рудик һәм «инклюзион» студентлары|
45 минут| 12+

→ «угол» иҗат лабораториясе

«инклюзион» иҗади проектлар тормышка ашыру үзәге белән берлектә

Хореограф Александра Рудик сәхнәләштерәүендә Казанның «Инклюзион» театр мәктәбе укучылары пластик спекатакле

Тормышы үзгәрә торган кеше турындагы спектакль. Ул үзгәрешләр очраклы гына түгел. Вакыйгалар лабиринты буйлап сәяхәт итүче кешеләр турындагы спектакль. Һәр кисемтәсендә - бер очрашу, аның мәгънәсе бары тик лабиринт ахырында гына ачыкланырга мөмкин.

Спектакль нигезендә - беркайчан да үлмәячәк «аралашу кыры» идеясе. Кешенең эчке дөньясын тышкы дөнья белән тоташтыру мөмкинлеге бирә торган, алар арасында йөргәндә һәркайсын тукландыра һәм баета торган кыр. Ул кырны ачып салу бары тик булырга, беленергә теләүче кеше көченнән генә килә.

Музыка һәм sound design:
группа Outside The Box Lab.
Тыңлау →
Видео авторы — Дина Сафина
спектакль командасы
Режиссер-хореограф — Александра Рудик. Ассистент-хореограф – Ильдар Алекбаев.
Музыка һәм sound design — Outside The Box Lab төркеме.
Рәссам – Ксения Шачнева.

Рольләрне башкаралар:
Иван Журавлёв, Мария Миннәхмәтова, Венера Новичкова, Илнур Газизуллин, Михаил Яньков, Айгөл Исмәгыйлева, Екатерина Егорова, Иван Смольников, Диләрә Җәләлиева, Евгений Скрипачев, Ксения Ярусланова, Альбина Ногманова, Зифа Әхмәтова, Анна Яруллина, Эдик Хәбибуллин
ММЧ
← «Татарстан-24» |  Инклюзион →


Массакүләм мәгълүмат чараларында комментлар, мәгълүмати партнерлык, махсус проектлар, интервьюлар сораулары буенча:
Зоя Антонова, zoe.ruter.a@gmail.com, +7 903 340 58 15
мәйданчык һәм билетлар
Спектакль кайда үтә?
Яңа Милли китапханә бинасының икенче катындагы театр мәйданчыгында (бләк бокс). Адресыбыз: Пушкин ур., 86.
Икенче катка менгәч, уңга борылыгыз һәм безнең көмешсыман ишекләрне күрерсез.
“MOÑ театр мәйданчыгы” күрсәткечләре буенча юнәлеш алыгыз.

Сезгә тикле җәмәгать транспортында ничек барып җитәргә?
Безгә иң якын тукталышлар – Гоголь тукталышы (Карл Маркс урамы буенча) һәм Ирек мәйданы.
Җәмәгать транспорты тукталышыннан сезгә 10-15 минут барырга кирәк булачак.

Үз машинамда булсам, аны кая куеп калдырырга була?
Машинагызны китапханәдән бер-ике квартал ераклыгында куеп калдыра аласыз.
Иң якын паркиң – Жуковский урамында (зона #152) һәм Малая Красная урамы, 10 (зона #136).

Сездә җиһазландырылган уңайлы мохит бармы?
Әйе. Китапханә бинасы пандус һәм лифт белән җиһазландырылган. Кирәк булса дип администратор телефонын калдырабыз +7 917 245 44 87.

Буфетыгыз бармы?
Китапханә бинасында кәһвәханә эшли. Анда спектакльдән соң дуслар белән очрашып, күргәннәр турында рәхәтләнеп әңгәмә корып утырып була.

Мин билетны онлайн сатып алдым. Аны чыгартырга кирәкме?
Мәҗбүри түгел. Электрон версиясен генә күрсәтсәгез дә була.

Билетларны тамаша көнендә алып буламы?
Тамаша көнендә билетлар әле калган булса, аларны Китапханәнең офлайн кассасында сатып алып була. Зинһар, +7 917 245 44 87 номерын җыеп, барлык-юклыкларын белешегез.

Соңга калам. Нишлим икән?
Вакытыгызны алдан чамалап, соңармыйча килүегезне үтенеп сорыйбыз. Зинһар, билетта күрсәтелгән вакыттан 10 минут алдан булса да килегез. Иртәрәк килсәгез, тагын да әйбәтрәк – Китапханәдә вакытыгызны үткәрергә һичшиксез эш табылыр.
Кызганыч, спектакль башлангач, керү мөмкин түгел.
Соңга калсагыз, билетларыгызны кире кайтара яисә алмаштыра алмаячаксыз.

Билетымны кире тапшыра аламмы?
Әлбәттә. Әгәр билетны онлайн алган булсагыз, кире кайтаруны эшләп була, аның өчен email’ыгызга килгән электрон билеттагы төймәгә басарга кирәк.
Кассада алынган билетларны кире кайтару өчен, зинһар, администраторыбызга шалтратыгыз +7 917 245 44 87.
Tilda Publishing
спектакль турында бәяләмәләр
Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
e-mail
исемегез
Tilda Publishing
Tilda Publishing