Ак Чәчәк Көне
28 август 9:00-21:00
ЧЕРЕК КҮЛ ПАРКЫ
Ак Чәчәк Көне
28 август 9:00-21:00
ЧЕРЕК КҮЛ ПАРКЫ
Бәйрәмнең һәм MOÑ театр мәйданчыгының кураторлары — Йолдыз Миңнуллина һәм Антон Хитров.
Ни өчен нәкъ менә ак чәчәк?
Ак чәчәк — ХХ гасыр башында Европаның күп илләрендә (шул исәптән Россиядә) кулланылган үпкә чире белән көрәш символы. Ак чәчәк көне (Ак ромашка көне) үпкә чире белән авыручыларга ярдәм йөзеннән ел саен үткәрелә торган хәйрия акциясе булган: акча җыю өчен волонтерлар целлулоид, кәгазь һәм ефәктән ясалган чәчәкләр саткан. Безнең илдә акцияне Бөтенроссия үпкә чире белән көрәшү лигасы уздырган. 1910 елда аның бүлекчәсе Казанда да ачыла. Лига эшчәнлеге чирдән интегүчеләргә булышу белән генә чикләнми, алар шәһәрлеләргә үпкә чиреннән саклану ысуллары турында лекцияләр дә оештырган.
Паркта без тулы ышанучанлык — медицина, фән һәм бер-береңә ышану зонасын булдырырга телибез.
Йөз ел вакыт узган, һәм без янә сыйфатлы медицина мәгълүматына кытлык кичерәбез. Шуңа да MOÑ төркеме акцияне яңадан тергезеп җибәрергә, Черек күлдә аның кысаларында бәйрәм оештырырга карар кылды. Бәйрәмдә табиблар мастер-класслары, фәнни белгечләр лекцияләре белән бергә арт-объектлар, инсталляцияләр һәм музыка булачак. Паркта без тулы ышанучанлык — медицина, фән һәм бер-береңә ышану зонасын булдырырга телибез.
ИДЕЯБЕЗНЕ ХУПЛАП, БУ БӘЙРӘМНЕ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН БЕРГӘ УЗДЫРА ТОРГАН ФИКЕРДӘШЛӘРНЕ ТАПТЫК

/арт-объектлар

9:00–21:00/ Керү ирекле, теркәлүсез

Тимофей Зверконың интерактив инсталляциясе
Бәйрәмнең үзәге — Казан архитекторы Тимофей Зверконың 400 кәгазь ак чәчәктән торган интерактив инсталляциясе.

Мастер-классларны алып баручы Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студент һәм мөгаллимнәре белән берлектә инсталляцияне бәйрәм дәвамында гади казанлылар иҗат итәчәк.
Иҗатларында чәчәк мотивлары турында теге яисә бу дәрәҗәдә уйлана торган өч рәссам кызның арт-объектлары Черек күлдә урнаштырылачак.

/хәрәкәт иртәсе

9:00-12:00/ Түләүсез теркәү

9:00–10:30
16+
9:00–10:30
16+
Red Lockers фитнес-студиясе
Рус телендә. «Черек күл» паркы амфитеатры
Спорт белән шөгыльләнү өчен келәм һәм су алып килүегез сорала.

Mobility — мускулларны йомшарту, буыннарның хәрәкәтчәлеген һәм сыгылмалылыгын арттыру өчен күнегүләр.

Күнегүләрнең нигезе — миофасциаль релиз. Асылында — мускуллар һәм фасцияләргә тәэсир итәргә мөмкинлек бирә торган үз-үзеңә массаж ясау техникасы. Күнегүләрнең файдасы массаждан ким түгел. Мускулларга массаж роллары һәм туплары белән тәэсир итәләр; шул рәвешле мускуллар аруын, авыртуын киметергә, аларның дөрес эшләвен көйләргә, алга таба җәрәхәтләнүдән сакларга, тагын кан йөрешен яхшыртырга, көч туплауны тизәйтергә мөмкин.

Растяжкадан аермалы, Mobility мускулларга гына түгел, фасцияләргә дә тәэсир итә. Фасцияләр — ул мускул һәм сеңерләрне каплап торучы элпәләр. Кеше тәненең хәрәкәтчәнлеге һәм сәламәтлеге тиешле дәрәҗәдә югары булуында аларның роле бик зур.
10:30–12:00
16+
10:30–12:00
16+
Тәнем белән дуслашам
Теркәү →
Нурбәк Батулланың мастер-классы
Татар телендә. «Черек күл» паркы амфитеатры
Зинһар, уңайлы киемдә килегез һәм үзегез белән су алыгыз.

Без гади, җиңел хәрәкәтләр аша үзебезнең тәнебез белән элемтә урнаштырырга тырышачакбыз. Тәнебезне өйрәнеп карарбыз. Без тәнебез эчендә гомер буе яшәсәк тә, аны тулысынча беләбез дип әйтә алмыйбыз. Кайвакыт тәнебез турында онытабыз, кайвакыт тәнебез безгә төрле чикләр, киртәләр куя башлый. Шул чикләрне, киртәләрне алып атыр өчен, аның белән дуслашырга өйрәнергә кирәк.
/«смена» лекторияләре

12:00-18:00/ Керү ирекле, теркәлүсез

12:30—13:30
12+
12:30—13:30
12+
Йокы — иң яхшы дәва
Сомнолог Эдуард Якуповның лекцисе
Рус телендә. «Черек күл» паркы амфитеатры
Кеше гомерен озайта алырлык дәва серен беләсегез киләме? Ул дәва хәтерне, энергия һәм игътибарлылыкны саклап калырга, инфаркт һәм инсульт куркыныч киметергә дә ярдәм итсә? Ул гына да түгел, иммунитетны көчәйтеп, сәламәтлекне ныгытса? Ә бит бу дәва һәрберебезгә бушлай бирелә, һәм ул — йокы! Нигә соң без еш кына үзебезне йокыдан мәхрүм итәбез? Ни сәбәпле миллионлаган кеше йокы сыйфаты түбән булуыннан интегә?

Эдуард Якупов — профессор, медицина фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган табибы; «Ваше здоровье» Фәнни-тикшеренү медицина комплексы директоры.
14:00—15:30
12+
14:00—15:30
12+
Ихтыяр иреге һәм үз-үзең белән идарә итү
Психотерапевт Александр Границаның лекцисе
Рус телендә. «Черек күл» паркы амфитеатры
«Боламык булма, кулга ал үзеңне, син инде зур, гамәлләрең өчен җаваплылыкны үз өстеңә алырга вакыт!». Ихтимал, мондый сүзләрне ишеткәнегез, ә бәлки үзегезгә-үзегез әйткәнегез дә бардыр. Һәм җавап итеп шундук сорап куясы килә: «Ә ничек итеп?».
Үз чыгышында автор, психиатр һәм психотерапевт күзлегеннән чыгып, үз-үзең белән идарә итү төшенчәсенең асылы турында фикер йөртеп кенә алмаячак, ә «ихтыяр иреге» кебек киң теманы да яктыртачак.

Александр Граница — табиб-психиатр, психотерапевт, Инсайт клиникасы психологы, КФУ ИФМиБ мөгаллиме, «Безумие ли? Как психиатры выставляют диагноз» китабы авторы.
16:00—17:30
12+
16:00—17:30
12+
Инфаркт һәм инсульттан сакла(н), яки кеше тәненең «гарантия» вакытын ничек озайтырга
Кардиолог Роман Урсанның лекцисе
Рус телендә. «Черек күл» паркы амфитеатры
Лекция төрле яшьтәге кешеләр өчен файдалы булачак. Лекциядәге мәгълүмат үзегез һәм якыннарыгызны коткарырга, гомерне озайтырга ярдәм итәчәк. Кан тамырлары катастрофалары — инсульт һәм инфарктлар — дөньяда инвалидлык һәм үлем сәбәпләре арасында беренчелекне тота. Инсульт яки инфарктны тиз арада билгеләү методлары бар. Ә мондый очракларда вакыт – кешене коткару өчен иң мөһим шарт. Моннан тыш, кан тамырлары проблемаларын искәртү, якты төсләр белән тулы, бәхетле гомерне озайту өчен ниләр эшләргә кирәге турында сөйләрбез. Никадәр иртәрәк — шулкадәр озаграк!

Урсан Роман — табиб-кардиолог, КФУ Медицина югары мәктәбенең морфология һәм гомуми патология кафедрасы өлкән мөгаллиме, Россия һәм Европа кардиологлар җәмгыятләре әгъзасы.

/ярминкә һәм мастер-класслар

12:00-18:00/ Керү ирекле, теркәлүсез

Ак чәчәк көнендә ярминкә дә эшләячәк, анда сез «Смена» китап кибете мерч һәм китапларын, Казанның «Юлбасма» нәшрияты китапларын сатып ала аласыз. Моннан тыш сез Тимофей Зверко инсталляциясе өчен чәчәкләр ясый — кирәк икән, бу эштә Казан сәнгать училищесы студентлары сезгә ярдәмгә киләчәк, — яки мастер-класста үз кулларыгыз белән открытка иҗат итә алачаксыз. Шулай ук MOÑ төркеме белән аралашырга һәм спектакль билет яки ташламалы промокод отарга мөмкинлек булачак.
Ярминкәдә сезне тел йотарлык ризыклар һәм татлы эчемлекләр көтәчәк.
/«ЮЛБАСМА» НӘШРИЯТЫННАН БАЛАЛАР ӨЧЕН МАСТЕР-КЛАССЛАР

12:30-15:40/ Түләүсез теркәү

Совсем не страшный врач / МИН КУРЫКМАГАН ТАБИБ
Педиатр Ильдус Лутфуллинның балалар мастер-классы.
Рус һәм татар телендә. «Черек күл» паркы прокаты
Мастер-класслар рус һәм татар телләрендә уза.
5 яшьтән алып 10 яшькә кадәр балаларны чакырабыз. Катнашу өчен бушлай теркәлү узу мәҗбүри. Баланы гына теркәү дә җитә, олыларга теркәлү кирәкми.

җәдвал
12:30 мастер-класс на русском языке/ регистрация →
13:20 татар телендә мастер-класс/ теркәү →
14:10 мастер-класс на русском языке/ регистрация →
15:00 татар телендә мастер-класс/ теркәү →

Бер генә балачак та чирләрсез, табибларга баруларсыз узмый. Мөгаен, укол, привика, теш табибларыннан курыкмаган, карышмыйча даруларны эчә, анализларны бирә торган бала юктыр ул. Ак чәчәк көнендә педиатр Илдус Лотфуллин интерактив һәм мавыктыргыч формада балаларга мондый авырлыкларны ничек кичеп чыгарга икәнен сөйләячәк. Табиб булып карарга, авыру кешедә ангина, ашау рәвеше китү, аллергияне танырга, дәвалау өчен дөрес рецепт язарга тәкъдим итәчәк.

Илдус Лотфуллин — Казанның Беренче номерлы балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире, КДМА доценты. Хәзерге вакытта Илдус «Юлбасма» нәшрияты белән берлектә китап әзерли; китапта безнең мастер-класслардагы һәм медицинага кагылышлы башка күп темалар турында кызыклы формада сөйләнәчәк.

/Музыкаль программа

18:00-21:00/ Керү ирекле, теркәлүсез

18:00–19:20
12+
18:00–19:20
12+
Ислам Вәлиев ретро-пластинкаларыннан уйнатачак
Ислам Вәлиев винил ретро-пластинкаларыннан 1970-80 еллар татар, рус һәм чит ил музыкасын уйнатачак. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Луи Армстронг һәм башка җырчы, музыкантларны тыңлап, рәхәт моңсулыкка бирелергә менә дигән мөмкинлек.
19:30–20:15
12+
19:30–20:15
12+
Александр Маноцков һәм Sforzando оркестры солистлар квартеты
Александр Маноцков һәм Sforzando оркестры солистлар квартеты «Александр Введенский шигырьләренә Җиде җыр» автор циклын һәм рус, украин шагыйрьләре текстларына язылган башка композицияләрне башкарачак.