11 сентябрь 19:00
музыка һәм шигърият киче
Ярату
«Ярату» иҗади берләшмәсе татар, рус һәм  чит ил композиторлары көйләре, заманча татар шигърияте әсәрләре белән сокланырга чакыра.
1 сәгать 20 минут, 6+


«Ярату» кичләре самимилек һәм мәхәббәт белән тулы. Хисси концерт-спектакльдә шигърият белән музыка очраша, классик арияләр белән заманча романслар үрелеп яңгырый, милли һәм дөнья сәнгате тоташа. Төрле дәверләр әңгәмәсе һәм мәңгелек сорауларга җавап эзләү мәхәббәт турында уйлануларга алып килә.

Программа «Ярату» берләшмәсе катнашучыларының музыкасы һәм шигърияте, классик һәм заманча иҗатчылар — Сергей Рахманинов, Джузеппо Верди, Шарль Гуно, Вольфганг Амадей Моцарт, Евгений Долматовский, Фасил Әхмәтов, Алексей Мажуков, Рөстәм Яхин, Эльмир Низамов, Миләүшә Хәцруллина һ.б. әсәрләреннән төзелгән.
«Ярату» иҗади берләшмәсе катрашучылары:
  • Илүсә Хуҗина – җырчы


    Татарстан Республикасының Атказангаң артисты, М.Җәлил исемендәге премия иясе, халыкара һәм Россия конкурслары лауреаты.

  • Эльмира Җәлилова – шагыйрә

    «Яратулы еллар», «Икебезгә бер гомер», «Төнге кояш» җыентыклары һәм «Төнге кояш» аудиоальбомы авторы.

  • Миләүшә Хәйруллина – композитор, пианистка


    ТР Композиторлар берлеге әгъзасы, халыкара һәм Россия конкурслары лауреаты.