Ямьле кич: Кәбестә өмәсе
(Капустник)
23 март 20:00 / MOÑ
Yummy Music туган көненә чакыра.
Yummy Music һәммәгезне лейблның туган көненә багышланган “өмә”гә чакыра. Yummy Music Band артистларыбызның һәм дусларыбызның җырларына каверлар башкарыр, ягъни qaynar, Gauga, Азат Гыйльметдинов, K-Ru, Said Olur, Илгиз Шәйхразиев, УСАЛ, Марат Taturas, Алинә Шәрипҗанова, Ильяс Мингазовны ишетә алачаксыз. Тере тавыш һәм яраткан композицияләр!

Студия һәм лейблның чишмә башы 2021 елның март аена туры килә, ә бүген исә Yummy Music – татар, башкорт, алтай, чуаш (тиздән калмык) телләрендәге йөзләгән релизлар чыгаручы һәм дистәләгән музыкаль проектлар булдыручы Татарстанның зур бәйсез музыкаль оешмаларының берсе.

13 мартка кадәр билетларны арзан бәядән алып була.