Shanu
һәм Сергей Клевенский
17 февраль 19:00 / MOÑ
17 февральдә Shanu төркеме «Россиядә тынлы уен коралларында иң яхшы уйнаучы» Сергей Клевенский белән концерт бирәчәк. Алар катлаулы ритмнар һәм моңлы көйләр (чуваш һәм башка телләрдә) оста берләштерелгәнкән этник-джаз программасын уйнаячак.

Shanu белән Сергей Клевенский Tat Cult Fest 2021 фестивалендә танышалар. Хәтерләсәгез, анда җирле артистлар Россиянең танылган джаз һәм инди музыкантлары белән эксперименталь коллаборацияләр барышында көйләр иҗат итте һәм уйнады. Хезмәттәшлек бергәләп иҗат ителгән, берничә чит ил басмасы билгеләп үткән What’s Going On синглы язылуга китерә.

Shanu турында Норвегиядән beatradar болай дип яза:
Shanu безгә тавыш ландшафты буенча шактый ук гаҗәп сәяхәт кылырга чакыра. Монда күк болытсыз — бары бәхет һәм яхшы тормышка лаек тормышларга шатлану.

Бу музыканы тыңлап, үзегез тикшереп карагыз.
Shanu тыңла