страница с образцами блоков / информацией не удалять
Язучы Денис Осокин белән очрашу һәм аның тексты буенча куелган тылсымлы спектакльгә чакырабыз
27 октябрь
ЛУМАНЗЕ / СНЕГУРОЧКА
  • 21 ноябрь
    19:00
    SOUL KITCHEN премьера!
    БИЮ ПЕРФОРМАНС
    Беркайчан да күрмәгән урыннар турында хыялланырга. Тормышыбызда булмаган вакыйгаларны күз алдына китерергә. Комдагы сырларны дулкыннар үзгәрткән сыман, вакыт та хатирә һәм хыялларны хәтер ландшафтларында эретә. Иллюзия һәм чынбарлык, фактлар һәм уйдырма, берсе тәмам булып, икенчеләре башланган ноктаны тәгаенләү шулкадәр үк мөһимме?
  • 27 ноябрь
    19:00
    ПРИМА
    ИКЕ АКТРИСАНЫҢ СӘХНӘ ҺӘМ ТОРМЫШ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮЕ Ләйсән Рәхимова белән Елена Калаганова битлекләрен читкә куеп, актерлык профессиясе турында көлкеле, якты һәм чын ихластан сөйли. Сәхнәгә чыгарга чиратларын көткән чакта алар ни турында уйлыйлар? Аларга тамашачының тәэсир көче нинди? Театрсыз яшәп буламы?
  • 25 декабрь
    19:00
    МОҢ
    РУС-ТАТАР СИТКОМЫ
    Рус-татар ситкомы жанрында куелган мәдәниятләр диалогы турындагы спектакле. Баш геройлар — музыкантлар, һәм ахырда сезне чын концерт көтә. «Су буенда учак яна»ның сүзләрен искә төшереп, геройларга кушылып җырларга әзерме?
  • 28 декабрь
    19:00
    ТЕНЬ
    MOÑ СӘХНӘСЕНДӘ КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫ СПЕКТАКЛЕ
    Спектакль каһарманы чын мәхәббәт табачагына өметен өзә, үкенечле хәлләргә кабат тарымас өчен үзалдына киртәләр куеп, шуларга ышанып яши башлый. Шулсәбәпле ул үз асылыннан читләшә, аны ямьсезли, күңеленең караңгы төпкелләренә чума бара.