Һава | ROOTS
бию перформанслары киче

24 апрель

19:00

туфан имаметдинов

марсель нуриев

18+

Һава | ROOTS
бию перформанслары киче
24 апрель 19:00
туфан имаметдинов |марсель нуриев |
18+
Һава
18+ | 50 минут

Гадәттә, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр, бигрәк тә, хатын-кызга мөгамәлә: ашарга әзерлә, йортка күз-колак бул, чалбарны үтүклә, кибеткә йөгер, кебез боерыклардан гына гыйбарәт... Ир тарафыннан әйтелгән боерык фигыльләр «гаиләдәге бәхетле тормыш» галәмәте булып кала бирә.
«Һава» атамалы тамашаның асылы тамашачыга менә нәрсәләрне аңлатырнга тырыша: боерык, асылда хатынның тән-гәүдәсе тарафына юнәлтелгән була.

ПЕРФОРМАНС КОМАНДАСЫ

Биюләрне башкаручы — Айсылу Мирхафизхан

Текст — Йолдыз Миңнуллина

Башкаручы режиссёр — Туфан Имаметдинов


Хореограф — Марсель Нуриев
Рәссам — Лилия Имаметдинова

ТУЛЫРАК →
ROOTS
18+ | 45 минут

Авторлар кайчандыр Далай-Лама әйткән гыйбарә турында уйлана:
«...Ниләр эзлисең син? Бәхетме, мәхәббәт, әллә күңел тынычлыгынмы… Йөрмә син эзләп аларны дөнья читеннән, күңелең төшеп, боегып кайтырсың кире, хыял канатың сынар. Боларны үзеңнән, йөрәгеңнең иң яшерен төпкелләреннән эзләп кара...».

Авторлар перфоманс эчтәлеген сюжет яки сурәтләр катламы белән баету максатын куймый. Алар тамашачыны шәхси эмоциональ тәҗрибәләрен уртаклашырга, тәннәр диалогы барышында туа торган интуитив багланышларны тоемлап алып тамгаларга тәкъдим итә.

ПЕРФОРМАНС КОМАНДАСЫ
Автор һәм башкаручылар — Марсель һәм Мария Нуриевлар
Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
e-mail
исемегез
Tilda Publishing
Tilda Publishing