гастрольләр!
АЭЛИТА. ИНВЕНТАРИЗАЦИЯ
16+
1 сәгать 20 минут, рус
дүрт тавышка автофикшн
18 август
16:00, 18:00 һәм 20:00

18 август

16:00, 18:00 һәм 20:00

АЭЛИТА. ИНВЕНТАРИЗАЦИЯ
дүрт тавышка автофикшн
гастрольләр!

1 сәгать 20 минут, рус, 16+
Хәтер нәрсә ул? Аны нинди үлчәү берәмлегендә үлчәргә һәм нәрсәдә сакларга мөмкин? Гомумән, саклана микән ул? Кирәк микән аны сакларга?
Ахыр чиктә, чит кешеләрнең шәхси тормышында синең тормышыңның аһәңнәрен табып буламы?

«Минем исемем Аэлита. Һәм бу - әтиемнең тарихы. Минем тарихым».
Ләкин аныкы гына да түгел. Иҗтимагый вакыйгалар һәм тетрәнүләрне, гендер (җенес) стереотиплары һәм буыннар арасындагы мөнәсәбәтләрне, колониаль сәясәт шаукымын һәм милли тәңгәллек мәсьәләләрен үз эченә алган шәхси тормыш. Шәхсилек кысаларыннан шактый киң, һәр кеше язмышы үз эченә алган шәхси тормыш. Әллә алмыйча, бары шәхси булып кына калганмы?

Бер гаиләнең өч буын хатын-кызы аларның берсе (Аэлита) тарафыннан теркәлеп, рефлексияләнгән нәселләренең кан хәтере белән очраша. Шушы очрашу мизгелен тамашачы алар белән бергә кичерә ала.
«Инвентаризация» проекты үз алдына махсус ниндидер әһәмиятле сораулар куймый да, аларга җавап та эзләми. Ул бары яшәлгән һәм хәзерге вакытта яшәлә торган бер тормыш фактын констатацияли. Бу тормыш белән очрашу тәҗрибәсе тагын каядыр илтәчәк бер юлның башлангыч ноктасы булып тора да.

Әмма кая илтер ул?
проект төркеме
Проект авторы, драматург — Аэлита Садретдинова
Режиссер — Карина Бесолти
Саунд-дизайнер — Фати Бесолти

Аудио яздыруда катнаштылар:
Аэлита, тарих авторы
Татьяна, Аэлитаның әнисе
Александра, Аэлитаның олы кызы
Валерия, Аэлитаның кече кызы
ММЧ
Тюменская линия

Матбугатка белешмә бирү, мәгълүмати хемәттәшлек, махсус проектлар, интервьюлар мәсьәләсендә Зояга мөрәҗәгать итегез:

Зоя Антонова
email: zoe.ruter.a@gmail.com
telegram
мәйданчык һәм билетлар
Спектакль кайда үтә?
Яңа Милли китапханә бинасының икенче катындагы театр мәйданчыгында (бләк бокс). Адресыбыз: Пушкин ур., 86.
Икенче катка менгәч, уңга борылыгыз һәм безнең көмешсыман ишекләрне күрерсез.
“MOÑ театр мәйданчыгы” күрсәткечләре буенча юнәлеш алыгыз.

Сезгә тикле җәмәгать транспортында ничек барып җитәргә?
Безгә иң якын тукталышлар – Гоголь тукталышы (Карл Маркс урамы буенча) һәм Ирек мәйданы.
Җәмәгать транспорты тукталышыннан сезгә 10-15 минут барырга кирәк булачак.

Үз машинамда булсам, аны кая куеп калдырырга була?
Машинагызны китапханәдән бер-ике квартал ераклыгында куеп калдыра аласыз.
Иң якын паркиң – Жуковский урамында (зона #152) һәм Малая Красная урамы, 10 (зона #136).

Сездә җиһазландырылган уңайлы мохит бармы?
Әйе. Китапханә бинасы пандус һәм лифт белән җиһазландырылган. Кирәк булса дип администратор телефонын калдырабыз +7 919 690-22-88.

Буфетыгыз бармы?
Китапханә бинасында кәһвәханә эшли. Анда спектакльдән соң дуслар белән очрашып, күргәннәр турында рәхәтләнеп әңгәмә корып утырып була.

Мин билетны онлайн сатып алдым. Аны чыгартырга кирәкме?
Мәҗбүри түгел. Электрон версиясен генә күрсәтсәгез дә була.

Билетларны тамаша көнендә алып буламы?
Тамаша көнендә билетлар әле калган булса, аларны Китапханәнең офлайн кассасында сатып алып була. Зинһар, +7 919 690-22-88 номерын җыеп, барлык-юклыкларын белешегез.

Соңга калам. Нишлим икән?
Вакытыгызны алдан чамалап, соңармыйча килүегезне үтенеп сорыйбыз. Зинһар, билетта күрсәтелгән вакыттан 10 минут алдан булса да килегез. Иртәрәк килсәгез, тагын да әйбәтрәк – Китапханәдә вакытыгызны үткәрергә һичшиксез эш табылыр.
Кызганыч, спектакль башлангач, керү мөмкин түгел.
Соңга калсагыз, билетларыгызны кире кайтара яисә алмаштыра алмаячаксыз.

Билетымны кире тапшыра аламмы?
Әлбәттә. Әгәр билетны онлайн алган булсагыз, кире кайтаруны эшләп була, аның өчен email’ыгызга килгән электрон билеттагы төймәгә басарга кирәк.
Кассада алынган билетларны кире кайтару өчен, зинһар, администраторыбызга шалтратыгыз +7 919 690-22-88.
Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
e-mail
исемегез
Tilda Publishing
Tilda Publishing