«ШӘҺӘРЛЕЛӘР ТЕАТРЫ» ФЕСТИВАЛЕ
1 июньнән 19 июньгә кадәр Казанда
#театргорожанфест #катнашкара
«ШӘҺӘРЛЕЛӘР ТЕАТРЫ»
ФЕСТИВАЛЕ
1 июньнән 19 июньгә кадәр Казанда
#театргорожанфест #катнашкара
Шәһәрлеләр театры – профессионал булмаган актерлар белән профессионал театр. Элек тамашачы гына булган (яки бөтенләй театрга килеп тә карамаган) шәһәрлеләргә спектакльләрнең актив иҗатчылары булу мөмкинлеге бирелә.
Без Казанда инде ике ел әлеге форматны үстерәбез:
онлайн-лаборатория уздырдык
«Децентрализация» һәм «Чын татар»ны куйдык — даими репертуарга кергән әлеге спектакльләрдә гади казанлылар сәхнәгә чыга
→ 1 июньнән 19ына кадәр «Шәһәрлеләр театры» фестивален үткәрәбез. Шәһәрнең төрле бергәлекләре белән эскизлар иҗат итәбез һәм катнашулы театр форматында үзебезнең һәм гастроль проектларын күрсәтәбез.
/ 12 һәм 13 июнь /
Город Арт-Подготовка
Ел саен уза торган театр сайт-специфик лабораториясе кысаларында казанлылар (һәм иннополислылар) катнашуында куелган спектакльләр эскизлары
«Город АРТ-подготовка» театр лабораториясе Казанда 2014 елдан башлап ел саен җәй башында үткәрелә. Безнең максат — театрны шәһәрнең өйрәнелмәгән территорияләренә җәелдереп, бүгенге көн театры чикләре һәм сәхнә теле турындагы күзаллауларны киңәйтү. Агымдагы елда без Казанның төрле бергәлекләре белән хезмәттәшлектә спектакль эскизлары иҗат итәбез.

Проектларны күрсәтү — 12 һәм 13 июньдә.
«ШӘҺӘРЛЕЛӘР ТЕАТРЫ» ФЕСТИВАЛЕ
МАРШРУТ ПОСТРОЕН / МАРШРУТ ӘЗЕР
12 июнь 14:00
13 июнь 17:00
MOÑ, Казан шәһәре, Пушкин ур., 86 йорт
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Такси белән көненә-аена ничә тапкыр сәяхәт итәбез, юл барабыз? Ахыр ноктага безне кем илтә — бизнесмен, хәрби хезмәткә чакырылучы әллә табиб-терапевтмы? Кешеләр ни өчен такси йөртүчесе һөнәрен сайлый? Йөртүчедә без хыялый шәхесне танырга сәләтлеме?
Навигатор юлны төзи, әмма йөртүче бары старт ноктасын гына белә.

Проект төркеме: Анастасия Радвогина һәм Павел Сидоров, Зоя Рутер катнашында
«ШӘҺӘРЛЕЛӘР ТЕАТРЫ» ФЕСТИВАЛЕ
24/7
12 июнь 16:00
13 июнь 14:00
MOÑ, Казан шәһәре, Пушкин ур., 86 йорт
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
1427 сумга нәрсә сатып алырга мөмкин? «Большой физрук» кем ул? Футболкадагы тишек ярдәмендә тулы бер сыйныфны татулаштырырга мөмкинме? Технологик карта нәрсә ул? Тәүлегенә 24 сәгать, атнасына 7 көн эшли торган мөгаллим ни рәвешле шәхси кырларын саклап кала ала?
«24/7» эскизында Казан укытучылары боларның барысы һәм башка кҗп нәрсәләр турында сөйли. Моннан тыш (спойлер!) хыяллар дефилесын үткәрәчәкбез

Эскиз төркеме: Елена Калаганова, Йолдыз Миңнулина, Динә Сафина

«ШӘҺӘРЛЕЛӘР ТЕАТРЫ» ФЕСТИВАЛЕ
ТУРЫНДА ЙӨКЛӘМӘЛӘРСЕЗ КЛУБ
12 июнь 19:00
13 июнь 19:00
MOÑ, Казан шәһәре, Пушкин ур., 86 йорт
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
40+ ЯШЬТӘГЕ ХАТЫН-КЫЗЛАР ҮЗЛӘРЕ ҺӘМ ГАИЛӘ ТУРЫНДА
Хатын-кызлар турында хатын-кызлар хатын-кызлага атап һәм башкалар

Проект төркеме: Дарья Андреева һәм Айгөл Әхмәтова, драматург Булат Минкин катнашуында
«ШӘҺӘРЛЕЛӘР ТЕАТРЫ» ФЕСТИВАЛЕ
НОСТАЛЬГИЯ ПО БУДУЩЕМУ / КИЛӘЧӘКНЕ ЮКСЫНУ
12 июнь 19:00
13 июнь 15:00
Иннополис шәһәре, ArtSpace, Парковая ур., 1 йорт
Һәр шәһәрнең үз йөзе, үзенә генә хас сыйфатлары бар; шушы тере, җанлы тукыма шәһәрдәге вакыйгалар, анда яшәүче кешеләрнең тормыш тарихлары белән байый, тулылана.

Ә менә күптән түгел нигез салынган шәһәрдә яшәүчеләр ниләр кичерә? Аларның бергәлек тойгысы нинди нокта-хисләргә таяна?

Инновацион һөнәрләргә өйрәтә һәм киләчәк технологияләрен уйлап чыгара, җитештерә торган Россиянең иң яңа шәһәре Иннополиста яшәүчеләр театр сәхнәсендә үзләренең уртак киләчәкләрен төзи.

Проект төркеме: Екатерина Логинова һәм Мария Битти (төркем open-call аша сайлап алынды)
Драматург: Маша Сивова
Саунддизайнер: Даниил Фёдоров
Рәссам: Аня Смирнова
«ШӘҺӘРЛЕЛӘР ТЕАТРЫ» ФЕСТИВАЛЕ
КАБАНТУЙ
12 июнь 19:00
Казан, Кабан күле Яр буе, «Пир» рестораны алдындагы мәйданчык, Һади Такташ урамы, 54а йорт
«Кабан күле — безнең уртак йөрәгебез» — дип җавап кайтардылар безгә «Шәһәрлеләр өчен Кабан күле нәрсәне аңлата?» дигән сорауга. Шулай диделәр, һәм без моңа ышанабыз да.

Без яңа шәһәр йоласын башлап карыйбыз — әйдәгез, яр буенда зур өстәл артында җыелып, ашыкмыйча гына чәй эчик, бер-беребез белән аралашыйк, фикер-хисләрне күл белән дә бүлешик. Бу ялларда Татарстанда кыр эшләренең тәмамлануын белгерткән Сабантуй бәйрәмнәре узачак. Сабантуй туфрак белән орлык, симәнә очрашуы бәйрәме булса, Кабантуй исә су һәм җир, шәһәр мохите һәм табигать манзарасы, яхшы урын һәм анда тормыш корган, аны матурлаган шәһәрлеләр берегүе, берләшүе, очрашуы бәйрәме. Ә тагын Кабантуй — безнең күлгә карата булган олы мәхәббәт хисен белдерү.

Һәрбер туйдагы кебек үк, без бер-беребез белән танышачакбыз — килүче кунаклар кемнәр, алар күл белән нинди мөнәсәбәтләрдә. Моннан тыш күл белән бәйле кунакларның тарихларын тыңларбыз: татар морзалары һәм Казан группировкалары, дуңгызга атланып чабу һәм каякларда йөзү, күлдә коену һәм җан тынычлыгын эзләү. Спектакль төркеме бу тарихларның тере шаһитларын, катнашучыларын Кабан күлендә үк эзләп табып, тормыш хикәяләрен бөртекләп җыйды.
/ 14–19 июньдә /
MOÑда «ШӘҺӘРЛЕЛӘР ТЕАТРЫ»
18 июнь 18:00
АВАЗЛАР
ПРОЕКТНЫҢ ӨЧЕНЧЕ РИДИНГЫ

Латин һәм гарәп язуы белән татарча язылган 20 гасыр башы шәхси көндәлекләрен тәфсилләп уку. Текстларны тамашачылар җибәрде. Аларның мәгънәсенә төшенергә профессионал тәрҗемәче һәм мәдәният белгечләре төркеме ярдәм итә.
19 июнь
КЫЙССАИ ЙОСЫФ
ПЕРФОРМАНСЛАР СЕРИЯСЕ

Проектта катнашучылар ел дәвамында кураторлар белән бергәләп Урта Гасырларда иҗат иткән татар шагыйре Кол Галинең поэмасын тикшерделәр. Һәм ниһаять, алар әлеге тикшеренүнең нәтиҗәләре белән бүлешергә әзер.
/ көн саен /
«шәһәр кешесе» телеграм-боты
Яңалык: без телеграм-бот ясадык. Аннан фестиваль турында барлык мәгълүматларны белешергә, Казанда ниләр белән шөгыльләнергә икәнен сорарга, кәефегез турында сөйләргә, агымдагы көндәге тәэсирләрегез белән бүлешергә мөмкин.
Кәеф ничегрәк, Шәһәр кешесе?
ФЕСТИВАЛЬ ПАРТНЕРЛАРЫ