Игъланнар
Репертуар
Безнең турында
Мерч
Контактлар
Рус
Тат
Игъланнар
Репертуар
Безнең турында
Мерч
Контактлар
Рус
Тат
Татар әкияте тәнкыйте
Әлфрид Бостанов лекциясе
24 апрель / 19:00 / MOÑ
БИЛЕТЛАР САТЫП АЛУ | 24 апрель 19:00
17 апрельгә кадәр махсус бәя
ТР Фәннәр академиясе галимнәре тырышлыгы белән 25 томнан торган Татар халык иҗаты җыентыгы дөнья күрде. Әлеге басма совет вакытында ук нигезләнгән традицияләрне дәвам итеп, укучыларны әкиятләр, мифлар, риваятьләр (күпчелектә биредә авыз иҗаты төрләре тупланган) текстлары белән танышытыра. Материаллар төрле еллардагы экспедицияләр вакытында татарларның барлык этник төркемнәреннән җыелган.
Шушы гаҗәп бай белемнәр тупланмасы белән танышкан вакытта миндә татар әкиятләре үзенчәлекләренә карата күп сорау туды. Бу очракта мин аларга тел белгече яки фольклорчы буларак түгел, ә язма традицияне тикшерүче тарихчы, исламны өйрәнүче галим күзлегеннән карыйм. Сөйләм тел белән язма сүз арасында бәйләнеш бармы? Әкиятләрдәге дини компонент кая югалган? Түбән Новгород һәм Себердәге ерак авылларда бер үк текстларның таралышын ничек аңлатырга?
1 сәгать, 16+
Әлфрид Бостанов
Фәлсәфә фәннәре докторы (PhD), «Тюбетей» компаниясе партнеры
Билетлар сатып алу
17 апрельгә кадәр махсус бәя
MOÑ игъланнары