«ПЛОЩАДЬ СВОБОДЫ»

заманча хореография киче

15 октябрь

19:00

заманча һәм эксперименталь бию проектлары

16+

90 минут, антракт белән

15 октябрь
19:00
ПЛОЩАДЬ СВОБОДЫ
заманча хореография киче
16+ | 90 минут, антракт белән
«Площадь свободы» («Ирек мәйданы») — Казанда заманча бию сәнгатен үстерүне максат итеп алган фестиваль. Тамашачыларны яшь профессионаллар иҗат иткән заманча һәм эксперименталь бию проектлары белән таныштыру мәйданчыгы буларак аны Венера Галимова һәм Илдар Алекбаев уйлап таба.

MOÑда узачак «Площадь свободы» («Ирек мәйданы») кичендә без яңа куелышларны күрсәтәчәкбез; аларны әзерләү барышында Казан биючеләре белән башка шәһәр һәм илләрдән хореографлар эшләде.
«Площадь свободы» («Ирек мәйданы») — Казанда заманча бию сәнгатен үстерүне максат итеп алган фестиваль. Тамашачыларны яшь профессионаллар иҗат иткән заманча һәм эксперименталь бию проектлары белән таныштыру мәйданчыгы буларак аны Венера Галимова һәм Илдар Алекбаев уйлап таба.

MOÑда узачак «Площадь свободы» («Ирек мәйданы») кичендә без яңа куелышларны күрсәтәчәкбез; аларны әзерләү барышында Казан биючеләре белән башка шәһәр һәм илләрдән хореографлар эшләде.
кичнең программасы:
Сияние видимости. Дуэт из Печального созвездия
Йолдыз атыла. Без аны күргәндә, теләк телибез, гәрчә тормышка ашмаячагын аңласак та. Һәм менә йолдыз соңгы тапкыр балкып, сүнә; планетабызның өслегенә төшеп җитми ул. Әйтерсең лә йолдыз фаҗигасе киләчәгебезне корырга ярдәм итәчәк. Гүя аның балкышы тормышыбызны кыска гына мизгелгә булса да яктырта ала. Әйтерсең лә, аның үз нуры белән күкне ярып, зур тизлек белән төшүен көтү ышануыбызның ныклыгын, теләкләребезнең ихласлыгын аклый. Әйтерсең лә, шулкадәр түземлелелек белән көткәнгә генә без ниндидер яхшылыкка лаек. Шушы мизгелдән тыш башка вакыйгалар, әйтерсең, мәгънәсез — мөмкинлекне кулдан ычкындыру шулкадәр куркыта.
Бәхет йолдызы. Күренми генә безгә бәхет китерүче яктылык. Бәхет йолдызы яктысында туып-яшәргә дә мөмкин, аны эзләп гомерләрен заяга үткәрүчеләр дә байтак. Бәхет йолдызым, ышануым, инануым өчен теләкләремне тормышка ашыра торган атылучы йолдызны бүләк итсәңче миңа. Язмышымны шул гына хәл итәчәк.

Дөньякүләм премьера: Illico компаниясе / Тома Лебрен, Франция, 2009 ел
Музыка: оркестр һөм электротоклар өчен пьеса, Давид Франсуа Мороның оригинал эше
Сәхнәгә кую: Тома Лебрен һәм Антони Казо

Биючеләр: Аида Шәйхетдинова, Дамир Булатов («Пантера» камера балеты артистлары, сәнгать җитәкчесе Наил Ибраһимов)
Условия противоборства
Үзара тәэсирләр һәм нинди дә булса аермалыклар булган һәр даирәдә конкуренция бар.
Үзара бәйләнешнең бу төре турындагы фикерләр чордан-чорга, фәннән-фәнгә үзгәрә килә, каршылыклы булып тора — аның уңай гына түгел, тискәре сыйфатлары дә билгеләп үтелә.
Галимнәр исә конкуренцияне һөҗүм, көрәш, стресска китерә торган феномен буларак та, максатка иреш, мөмкинлекләрне тормышка ашыру ысулы, алга барыш кебек тә тикшерә.

Хореография: Илдар Алекбаев, Эдуард Хәбибуллин, Венера Галимова
Биючеләр: Илдар Алекбаев, Эдуард Хабибуллин, Регина Шәйхетдинова
Homo Militaris
Homo Militaris — сугышучан кеше.
Бер генә җәнлек тә кеше кадәр үз токымына карата һөҗүмгә тартым түгел. Ни өчен без балачактан ук атышлы уйныйбыз? Ни сәбәпле көч куллану, шәфкатьсезлек ситуацияләрен гәүдәләндерә торган фильм һәм уеннар күпләп чыгарыла? Әгәр кеше һөҗүм итәргә тели икән, сәбәп табырга озак түгел — сексизм, расизм, җиңел табышка өмет итеп яки тик торганда үтерү.
Әллә инде эчке «бар дөньяга, кешеләргә каршы сугыш» - безнең табигый халәтебез?

Хореограф: Ольга Лабовкина (биючеләр белән автордашлыкта)
Биючеләр: Олег Мельников, Мария Цветкова («Дорога из города» бию театры, бию театры җитәкчеләре Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар)
Жизнь в белом цвете
Ак төс — акыл тарафыннан мәгълүматны эшкәртү нәтиҗәсендә барлыкка килгән продукт. Ул безнең дөньяны кабул итүебезгә генә хас, сизелер-сизелмәс кенә яши, компонентларны зур осталык белән кушуны таләп итә. 
Ак - ул төгәл фәнни формула сыман. Ак - ул, әйтерсең, тормыш юлы алхимиясе. Ак - ул югалам-югалам дип торган шигъри образ сыман көнкүрешнең барлык гәүдәләнешләрендә чагыла.

Биючеләр: Марина Белашова, Инна Олейник
Хореограф: Иван Сачков
Музыка: Андрей Петрушенков
мәйданчык һәм билетлар
Спектакль кайда үтә?
Яңа Милли китапханә бинасының икенче катындагы театр мәйданчыгында (бләк бокс). Адресыбыз: Пушкин ур., 86.
Икенче катка менгәч, уңга борылыгыз һәм безнең көмешсыман ишекләрне күрерсез.
“MOÑ театр мәйданчыгы” күрсәткечләре буенча юнәлеш алыгыз.

Сезгә тикле җәмәгать транспортында ничек барып җитәргә?
Безгә иң якын тукталышлар – Гоголь тукталышы (Карл Маркс урамы буенча) һәм Ирек мәйданы.
Җәмәгать транспорты тукталышыннан сезгә 10-15 минут барырга кирәк булачак.

Үз машинамда булсам, аны кая куеп калдырырга була?
Машинагызны китапханәдән бер-ике квартал ераклыгында куеп калдыра аласыз.
Иң якын паркиң – Жуковский урамында (зона #152) һәм Малая Красная урамы, 10 (зона #136).

Сездә җиһазландырылган уңайлы мохит бармы?
Әйе. Китапханә бинасы пандус һәм лифт белән җиһазландырылган. Кирәк булса дип администратор телефонын калдырабыз +7 917 245 44 87.

Буфетыгыз бармы?
Китапханә бинасында кәһвәханә эшли. Анда спектакльдән соң дуслар белән очрашып, күргәннәр турында рәхәтләнеп әңгәмә корып утырып була.

Мин билетны онлайн сатып алдым. Аны чыгартырга кирәкме?
Мәҗбүри түгел. Электрон версиясен генә күрсәтсәгез дә була.

Билетларны тамаша көнендә алып буламы?
Тамаша көнендә билетлар әле калган булса, аларны Китапханәнең офлайн кассасында сатып алып була. Зинһар, +7 917 245 44 87 номерын җыеп, барлык-юклыкларын белешегез.

Соңга калам. Нишлим икән?
Вакытыгызны алдан чамалап, соңармыйча килүегезне үтенеп сорыйбыз. Зинһар, билетта күрсәтелгән вакыттан 10 минут алдан булса да килегез. Иртәрәк килсәгез, тагын да әйбәтрәк – Китапханәдә вакытыгызны үткәрергә һичшиксез эш табылыр.
Кызганыч, спектакль башлангач, керү мөмкин түгел.
Соңга калсагыз, билетларыгызны кире кайтара яисә алмаштыра алмаячаксыз.

Билетымны кире тапшыра аламмы?
Әлбәттә. Әгәр билетны онлайн алган булсагыз, кире кайтаруны эшләп була, аның өчен email’ыгызга килгән электрон билеттагы төймәгә басарга кирәк.
Кассада алынган билетларны кире кайтару өчен, зинһар, администраторыбызга шалтратыгыз +7 917 245 44 87.
Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
e-mail
исемегез
Tilda Publishing
Tilda Publishing