казанда гастрольләрдә!

«прикасаемые»

21 май

19:00

«Со-единение» Фондның һәм Милләтләр Театрның уникаль проекты

руслан маликов | марина крапивина |

50 минут

12+ | рус

21 май 19:00
гастрольләр!
«прикасаемые»
«Со-единение» Фонды һәм Милләтләр Театры уникаль проекты
50 минут | 12+ | рус
Музыка тыңлау, китап уку, язу, рәсем ясау, бию, белем алу, Интернеттан куллану, эшләү, сәяхәт итү, кешеләр белән аралашу, кемнедер сөю һәм сөелү — зур бәхет. Әмма күрмәсәң һәм ишетмәсәң, нишләргә, боларның барысын ничек татып карарга? Сәхнә куелышы нигезендә – берьюлы күрми һәм ишетми торган кешеләрнең чынбарлыкта булган тормыш тарихлары. Сәхнәдә һәм күреп-ишетүче, һәм мондый бәхеттән мәхрүм булган актерлар куркулары белән көрәшә, шик-шөбһәләрен, бер-берең белән аңлашу авырлыкларын җиңеп чыгарга өйрәнә. Алар омтылышларында, сәләт-мөмкинлекләрендә бертигез.
«Прикасаемые» – ике дөнья арасында элемтәләр көйләү омтылышы.
«Прикасаемые» – сукыр-саңгырау һәм күрүче-ишетүче актерлар бертигез дәрәҗәдә катнаша торган дөньяда бердәнбер профессиональ спектакль.

Спектакльнең үзенчәлекле рухын, атмосферасын тарих-вакыйгалар гына түгел, ә төрле хуш исләр, фактура, рельефлар белән нәкышланган театраль пространство үзе үк тудыра. Баш геройлар сәхнә буенча тиеп күрү, ис сизү һәм вибрацион тойгыларга нигезләнеп хәрәкәт итә. Спектакль камера форматта үтә, тамашачыларның урыннары сәхнәдә, актерлар янәшәсендә урнаша, һәм бу — сюжетның барлык хисси кырларын тоеп, спектакльнең үзәккә үтә торган рухына чуму өчен әһәмиятле шарт.

«Прикасаемые» — «Со-единение» сукыр-саңгырауларга ярдәм Фонды һәм Дәүләт Милләтләр Театры нигезләгән иҗтимагый театрның беренче күләмле проекты. Спектакльне сәхнәгә кую идеясенең авторы — Россиянең Атказанган артисты Евгений Миронов, һәм ул куелышның продюсеры Ингеборга Дапкунайте, танылган актерлар Чулпан Хаматова, Егор Бероев, Евгений Цыганов, Татьяна Арнтгольц, Анатолий Белый, Алиса Фрейндлих, Елена Морозова, Анна Ковальчук кебек проектның дуслары белән бергә бүгенге көнгәчә проектка актив ярдәм күрсәтә.

Спектакль «Эксперимент» категориясендә 2016 елның «Алтын битлек» премиясенә номинацияләнгән иде.
спектакль төркеме
Идея авторы: Евгений Миронов
Продюсер: Ингеборга Дапкунайте
Режиссер: Маликов Руслан/Дженни Силей
Хореограф: Александра Рудик
Драматург: Крапивина Марина
Сәхнәгә куючы рәссам: Джагарова Екатерина
Композиторлар: Михаил Мясоедов , Анна Пашинская
Режиссер ассистенты: Никитина Лариса

Ишетмәүче һәм күрмәүче актерлар: Ахмадеев Рустам, Быркин Кирилл, Горелов Алексей, Евдокимов Роман, Капустьян Алёна, Лапшина Ольга, Лебедева Софья, Лыженкова Вера, Поволоцкая Ирина, Салвей Джонатан, Сахно Екатерина, Сильянов Александр, Хамитова Юлия.
Зрячеслышащие актеры: Алена Бабенко, Искандер Нуризянов.
ММЧ
Матбугатка белешмә бирү, мәгълүмати хемәттәшлек, махсус проектлар, интервьюлар мәсьәләсендә Зояга мөрәҗәгать итегез:
Зоя Антонова, zoe.ruter.a@gmail.com, +7 903 340 58 15
мәйданчык һәм билетлар
Спектакль кайда үтә?
Яңа Милли китапханә бинасының икенче катындагы театр мәйданчыгында (бләк бокс). Адресыбыз: Пушкин ур., 86.
Икенче катка менгәч, уңга борылыгыз һәм безнең көмешсыман ишекләрне күрерсез.
“MOÑ театр мәйданчыгы” күрсәткечләре буенча юнәлеш алыгыз.

Сезгә тикле җәмәгать транспортында ничек барып җитәргә?
Безгә иң якын тукталышлар – Гоголь тукталышы (Карл Маркс урамы буенча) һәм Ирек мәйданы.
Җәмәгать транспорты тукталышыннан сезгә 10-15 минут барырга кирәк булачак.

Үз машинамда булсам, аны кая куеп калдырырга була?
Машинагызны китапханәдән бер-ике квартал ераклыгында куеп калдыра аласыз.
Иң якын паркиң – Жуковский урамында (зона #152) һәм Малая Красная урамы, 10 (зона #136).

Сездә җиһазландырылган уңайлы мохит бармы?
Әйе. Китапханә бинасы пандус һәм лифт белән җиһазландырылган. Кирәк булса дип администратор телефонын калдырабыз +7 917 245 44 87.

Буфетыгыз бармы?
Китапханә бинасында кәһвәханә эшли. Анда спектакльдән соң дуслар белән очрашып, күргәннәр турында рәхәтләнеп әңгәмә корып утырып була.

Мин билетны онлайн сатып алдым. Аны чыгартырга кирәкме?
Мәҗбүри түгел. Электрон версиясен генә күрсәтсәгез дә була.

Билетларны тамаша көнендә алып буламы?
Тамаша көнендә билетлар әле калган булса, аларны Китапханәнең офлайн кассасында сатып алып була. Зинһар, +7 917 245 44 87 номерын җыеп, барлык-юклыкларын белешегез.

Соңга калам. Нишлим икән?
Вакытыгызны алдан чамалап, соңармыйча килүегезне үтенеп сорыйбыз. Зинһар, билетта күрсәтелгән вакыттан 10 минут алдан булса да килегез. Иртәрәк килсәгез, тагын да әйбәтрәк – Китапханәдә вакытыгызны үткәрергә һичшиксез эш табылыр.
Кызганыч, спектакль башлангач, керү мөмкин түгел.
Соңга калсагыз, билетларыгызны кире кайтара яисә алмаштыра алмаячаксыз.

Билетымны кире тапшыра аламмы?
Әлбәттә. Әгәр билетны онлайн алган булсагыз, кире кайтаруны эшләп була, аның өчен email’ыгызга килгән электрон билеттагы төймәгә басарга кирәк.
Кассада алынган билетларны кире кайтару өчен, зинһар, администраторыбызга шалтратыгыз +7 917 245 44 87.
Tilda Publishing
первым узнавать о новостях
Афиша на месяц. Приоритетная регистрация.
Скидки на раннее бронирование.
Tilda Publishing
Tilda Publishing