морфемалар / инсталляция
27 ИЮЛЬ — 7 АВГУСТ
9:00-21:00
Ирина Сәфиуллина инсталляциясе «МОРФЕМАЛАР» УЕН-СПЕКТАКЛЕН, (анда без татар морфемалары ярдәмендә сүзләр уйлап табарга тәкъдим итәбез) дәвам итә. Инсталляция эчендә — сез моңарчы ишетеп тә карамаган сүзләр. Спектакльдә катнашучылар алар аша үзләрен, фикерләрен һәм тойгыларын белдерде.
Сез дә үз сүзегезне уйлап табып, аны язып калдыра аласыз — бары инсталляция эчендә без калдырган киңәш тамгаларын кулланыгыз.
Инсталляция эчендә булу вакыты чикләнмәгән.
Аны теләсә ничек үзгәртегез.
Телисез икән, сүзләрне үзегез белән алып китегез, алар өчен яңа урыннар табыгыз.
«Морфемалар» инсталляциясе - бар катнашучылар өчен дә куркынычсыз, тыныч урын, һәм исегездә тотыгыз: сез аны шул рәвештә саклаган хәлдә ул шундый булып калачак та.
Ирина СӘФИУЛЛИНА ,
АРХИТЕКТОР ҺӘМ РӘССАМ, ТУЛАЕМ АЛГАНДА СЕЗОН ДӘВАМЫНДА БЕЗНЕҢ БЕЛӘН ЭШЛӘДЕ.

Узган җәйдә без аннан «Ялкаулык фестивале» өчен пространство уйлап табарга сорадык — ул вакытта без мәйданчыкны ике атна буена тамашачылар өчен ачык калдырып, аны берни эшләмәү зонасына әйләндердек.

Кышын Ирина «Морфемалар»ның ,ның сәхнә рәвеше-пространствосын иҗат итте (спектакльнең авторлары — MOÑ төркеме белән берлектә режиссер Нурия Фатыйхова һәм кураторлар Йолдыз Миңнуллина һәм Антон Хитров).
Әлеге проектка ахыргы сүз рәвешендә инсталляция кору идеясен рәссам үзе тәкъдим итте - без исә шатланып риза булдык; ярдәмгә Нурия һәм беренче проектка гомер биргән бөтен проектны чакырдык.


ФОТО: MOÑ КУРАТОРЛАРЫ ЙОЛДЫЗ МИННУЛИНА ҺӘМ АНТОН ХИТРОВ
Проект төркеме:
Радик Мусин
каллиграф
Илдар Ярулин
каллиграф
Назыйм Исмагилов
каллиграф
НИКИТА МИНҺАҖЕВ — яктылык
МАКСИМ САРАНЦЕВ — саундизайн
Иринаның инсталляцияләре һәрвакытта да шәрехләү һәм хезмәттәшлек кору өчен ачык; ул монолог тәкъди итми, ә бәлки чын архитектор сыман аралашу модерацияли.