«плюс-минус спектакль»

казанда гастрольләрдә!

17 июнь 19:00

беренче зат исеменнән театр
ксения шачнева катнашучы кызлар белән берлектә

12+

1 сәгать

«плюс-минус спектакль»

гастрольләр!

беренче зат исеменнән театр|
ксения шачнева катнашучы кызлар белән берлектә|
1 сәгать | 12+

→ «Солнце внутри» Фонды һәм Яр Чаллы картиналар галереясенең уртак проекты

«Плюс-минус спектакль» — беренче зат исеменнән сөйләнелә торган тарихлар, театр. Сәхнәдәге кеше персонаж түгел, ә бәлки үз-үзен тәкъдир итә. Катнашучы кызлар мондый форматны үзләре тәкъдим итеп, темасын да үзләре сайлаган: Россиянең зур булмаган бер шәһәрендә инвалидлык белән яшәү ничегрәк.
Спектакльдә катнашучы һәр тугыз кызның да соло чыгышлары бар. Әлеге тарихларның һәрберсе инвалидлыгы булган кеше тормышының бер аспекты белән таныштыра. Катнашучыларның берсе көнкүреш тормышын җиңеләйтү өчен уйлап тапкан девайсларын күрсәтә — әйтик, оекбашларны кияргә ярдәм итүче махсус корал. Икенче катнашучы тамашачылардан инвалидлык белән ассоциацияләнүче сүзләрне сорый, берничәсен сайлап, аларны шәрехли.

Репетицияләр вакытында кызлар уеннар уйнады, — әйтик, «Мин беркайчан да…» уены, — һәм җәмгыяви хореография кулландылар. Күнегүләрнең иң күрсәтмәле һәм мәгънәлеләре спектакльгә дә керде.
спектакль командасы
Актрисалар һәм спектакльне иҗат итүчеләр:
Анастасия Плеханова, Алсу Хәйруллина, Надежда Дресвянникова, Вероника Плехона, Аделина Рәхмәтуллина, Лена Фәрхетдинова, Наталья Лапшина, Эльза Ярушкина, Лилия Лотфрахманова

Режиссер: Ксения Шачнева
Режиссер ярдәмчесе, инвалидлыгы булган кешеләр төркеме җитәкчесе: Юлия Әхмәтҗанова
Ут, тавыш: Илья Колесников
мәйданчык һәм билетлар
Спектакль кайда үтә?
Яңа Милли китапханә бинасының икенче катындагы театр мәйданчыгында (бләк бокс). Адресыбыз: Пушкин ур., 86.
Икенче катка менгәч, уңга борылыгыз һәм безнең көмешсыман ишекләрне күрерсез.
“MOÑ театр мәйданчыгы” күрсәткечләре буенча юнәлеш алыгыз.

Сезгә тикле җәмәгать транспортында ничек барып җитәргә?
Безгә иң якын тукталышлар – Гоголь тукталышы (Карл Маркс урамы буенча) һәм Ирек мәйданы.
Җәмәгать транспорты тукталышыннан сезгә 10-15 минут барырга кирәк булачак.

Үз машинамда булсам, аны кая куеп калдырырга була?
Машинагызны китапханәдән бер-ике квартал ераклыгында куеп калдыра аласыз.
Иң якын паркиң – Жуковский урамында (зона #152) һәм Малая Красная урамы, 10 (зона #136).

Сездә җиһазландырылган уңайлы мохит бармы?
Әйе. Китапханә бинасы пандус һәм лифт белән җиһазландырылган. Кирәк булса дип администратор телефонын калдырабыз +7 917 245 44 87.

Буфетыгыз бармы?
Китапханә бинасында кәһвәханә эшли. Анда спектакльдән соң дуслар белән очрашып, күргәннәр турында рәхәтләнеп әңгәмә корып утырып була.

Мин билетны онлайн сатып алдым. Аны чыгартырга кирәкме?
Мәҗбүри түгел. Электрон версиясен генә күрсәтсәгез дә була.

Билетларны тамаша көнендә алып буламы?
Тамаша көнендә билетлар әле калган булса, аларны Китапханәнең офлайн кассасында сатып алып була. Зинһар, +7 917 245 44 87 номерын җыеп, барлык-юклыкларын белешегез.

Соңга калам. Нишлим икән?
Вакытыгызны алдан чамалап, соңармыйча килүегезне үтенеп сорыйбыз. Зинһар, билетта күрсәтелгән вакыттан 10 минут алдан булса да килегез. Иртәрәк килсәгез, тагын да әйбәтрәк – Китапханәдә вакытыгызны үткәрергә һичшиксез эш табылыр.
Кызганыч, спектакль башлангач, керү мөмкин түгел.
Соңга калсагыз, билетларыгызны кире кайтара яисә алмаштыра алмаячаксыз.

Билетымны кире тапшыра аламмы?
Әлбәттә. Әгәр билетны онлайн алган булсагыз, кире кайтаруны эшләп була, аның өчен email’ыгызга килгән электрон билеттагы төймәгә басарга кирәк.
Кассада алынган билетларны кире кайтару өчен, зинһар, администраторыбызга шалтратыгыз +7 917 245 44 87.
Tilda Publishing
первым узнавать о новостях
Афиша на месяц. Приоритетная регистрация.
Скидки на раннее бронирование.
Tilda Publishing
Tilda Publishing