Шәһәрчеләр театры – профессионал булмаган актерлар белән профессиональ театр. Моңарчы тамашачы гына булган (яки хәтта театрга бөтенләй йөрмәгән) шәһәр кешеләренә спектакльнең актив иҗатчылары булырга мөмкинлек бирелә.
Без, MOÑ театр мәйданчыгы, бу сезонда шәһәрчеләр катнашында спектакльләр булдырабыз. Бу безнең өчен мөһим, чөнки иманыбыз камил, бүгенге көндә мондый театр чыннан да кирәк. Ул җәмгыятьнең ихтыяҗларын канәгатьләндерә һәм заманабызның авырткан нокталарына карата кешеләрнең мөнәсәбәтен үзгәртә ала.

Җәен «Живой город» фонды башта лаборатория, ә аннан «шәһәрчеләр театры» форматында спектакльләр өчен идеяләр бәйгесен үткәрде.
Болар турында тулырак монда укый аласыз ►
«чын татар»
спектакле

«Шәһәрчеләр театры» проектының опен-коллы җиңүчесе «Живой город» сайтында

Спектакль премьерасы 2021 елның 28 февраленә ниятләнгән

Спектакльне әзерләү — 2021 елның гыйнвар-феврале

спектакль нәрсә һәм кем турында булачак?
«Чын татар» спектакле милли кемлек турында сорауларга җавапны эзләү белән шөгыльләнәчәк.
Чын татар кем ул? Аны халык арасыннан ничек танып алырга була? Аның кыяфәте нинди? Ул кайсы телдә сөйләшә? Чын татарга әверелеп буламы?

Чын татар хатын-кызы нинди? Читек кияме ул? Зур бәлеш пешерәме? Татарстан президенты була аламы?

Нәрсәнең дә булса татарча булу-булмавын кем хәл итә? Сәнгать татар телендә булса, ул татарча булып саналамы? Ә ул бию яисә музыка булса?
Моны иҗат итүчеләр фикеренчә, милли кемлек проблемасын Татарстан халкы һәм Рәсәйнең барлык «кече халыклары» көнүзәк проблема дип саный.

Нигә татарлар турында? Чөнки без, Татарстан халкы, татар теле, көнкүреше, мәдәнияте контекстында яшибез һәм аларны үзаңыбызның мөһим өлеше дип саныйбыз. Шуңа күрә татарлар кемлеген билгелерәк, күзгә ташлана торган итүне һәм аның белән бәйле мәсьәләләрне күтәрүне мөһим дип уйлыйбыз.
без кемнәр?
Ике татар кызы һәм бер марҗа.
Гүзәлия — татар кызы, тарихчы-культуролог, милли кемлекне өйрәнә.
Динә — драматург («Мин үземне татар кызы дип саныйм, тик күбесе минем белән килешми»). Ксюша — бөтенләй татар түгел, театр рәссамы һәм режиссер.
Тик бу проектта без бертигез иҗатчы/тикшеренүчеләр.
Гүзәлия Гыйматдинова
татар кызы, тарихчы-культуролог, милли кемлекне өйрәнә
Ксюша Шачнева
бөтенләй татар түгел, театр рәссамы һәм режиссер
Дина Сафина
драматург («Мин үземне татар кызы дип саныйм, тик күбесе минем белән килешми»)
Tilda Publishing
подпишитесь,

чтобы следить за новостями проекта

Нажимая на кнопку, вы даете согласие на обработку персональных данных и соглашаетесь c политикой конфиденциальности
Tilda Publishing