Казанда шәһәрлеләр театры
Казанда шәһәрлеләр театры

Проект реализован при финансовой поддержке Министерства культуры Российской Федерации. Грант предоставлен ООГО «Российский фонд культуры».

Шәһәрчеләр театры – профессионал булмаган актерлар белән профессиональ театр. Моңарчы тамашачы гына булган (яки хәтта театрга бөтенләй йөрмәгән) шәһәр кешеләренә спектакльнең актив иҗатчылары булырга мөмкинлек бирелә.
ПРОЕКТЛАР
Спектакльдә Казан укытучылары катнаша. Куючылар: Елена Калаганова һәм Йолдыз Миңнуллина
Катнашучыларның шәхси тарихларына корылган инклюзив спектакль. Режиссер — Александр Савчук.
Нурия Фатыйхова һәм MOÑ командасы яңа проект әзерли. Бу юлы ул телгә, тел мәсьәләсендәге куркуларыбызга һәм дәгъваларыбызга кагылышлы уен-спектакль булачак.
Без Казанда инде ике ел әлеге форматны үстерәбез:
онлайн-лаборатория уздырдык
«Децентрализация» һәм «Чын татар»ны куйдык — даими репертуарга кергән әлеге спектакльләрдә гади казанлылар сәхнәгә чыга
→ 1 июньнән 19ына кадәр «Шәһәрлеләр театры» фестивален үткәрәбез. Шәһәрнең төрле бергәлекләре белән эскизлар иҗат итәбез һәм катнашулы театр форматында үзебезнең һәм гастроль проектларын күрсәтәбез.
«ШӘҺӘРЛЕЛӘР ТЕАТРЫ» ФЕСТИВАЛЕ
  • ГОРОД АРТ-ПОДГОТОВКА
    Ел саен уза торган театр сайт-специфик лабораториясе кысаларында казанлылар (һәм иннополислылар) катнашуында куелган спектакльләр эскизлары.
    1-13 ИЮНЬДӘ
«Город АРТ-подготовка» театр лабораториясе Казанда 2014 елдан башлап ел саен җәй башында үткәрелә. Безнең максат — театрны шәһәрнең өйрәнелмәгән территорияләренә җәелдереп, бүгенге көн театры чикләре һәм сәхнә теле турындагы күзаллауларны киңәйтү. Агымдагы елда без Казанның төрле бергәлекләре белән хезмәттәшлектә спектакль эскизлары иҗат итәбез.

НОСТАЛЬГИЯ ПО БУДУЩЕМУ

Фәнкалада яшәүчеләр белән берлектә иҗат ителгән проект

Һәр шәһәрнең үз йөзе, үзенә генә хас сыйфатлары бар; шушы тере, җанлы тукыма шәһәрдәге вакыйгалар, анда яшәүче кешеләрнең тормыш тарихлары белән байый, тулылана.

Ә менә күптән түгел нигез салынган шәһәрдә яшәүчеләр ниләр кичерә? Аларның бергәлек тойгысы нинди нокта-хисләргә таяна?

Инновацион һөнәрләргә өйрәтә һәм киләчәк технологияләрен уйлап чыгара, җитештерә торган Россиянең иң яңа шәһәре Иннополиста яшәүчеләр театр сәхнәсендә үзләренең уртак киләчәкләрен төзи.

Эксиз төркеме:
Режиссерлар: Мария Битти һәм Екатерина Логинова
Драматург: Маша Сивова
Саунддизайнер: Даниил Фёдоров
Рәссам: Аня Смирнова
КАБАНТУЙ
Мөһим шәһәр локациясе турында шәһәрлеләр белән эскиз

Без яңа шәһәр йоласын башлап карыйбыз — әйдәгез, яр буенда зур өстәл артында җыелып, ашыкмыйча гына чәй эчик, бер-беребез белән аралашыйк, фикер-хисләрне күл белән дә бүлешик. Бу ялларда Татарстанда кыр эшләренең тәмамлануын белгерткән Сабантуй бәйрәмнәре узачак. Сабантуй туфрак белән орлык, симәнә очрашуы бәйрәме булса, Кабантуй исә су һәм җир, шәһәр мохите һәм табигать манзарасы, яхшы урын һәм анда тормыш корган, аны матурлаган шәһәрлеләр берегүе, берләшүе, очрашуы бәйрәме. Ә тагын Кабантуй — безнең күлгә карата булган олы мәхәббәт хисен белдерү.

Проектның кураторлары: режиссёрка һәм рәссам Ксюша Шачнева, «Чын татар» проекты катнашучысы һәм Кабан күле Яр буеның җәйге проектлары кураторы Салават Йосыпов.
24/7
Казан укытучылары үзләре hәм эшләре

1427 сумга нәрсә сатып алырга мөмкин? «Большой физрук» кем ул? Футболкадагы тишек ярдәмендә тулы бер сыйныфны татулаштырырга мөмкинме? Технологик карта нәрсә ул? Тәүлегенә 24 сәгать, атнасына 7 көн эшли торган мөгаллим ни рәвешле шәхси кырларын саклап кала ала?
«24/7» эскизында Казан укытучылары боларның барысы һәм башка кҗп нәрсәләр турында сөйли. Моннан тыш (спойлер!) хыяллар дефилесын үткәрәчәкбез.

Эскиз төркеме: Елена Калаганова, Йолдыз Миңнулина, Динә Сафина

«ПЕДСОВЕТ» СПЕКТАКЛЕ →

КЛУБ БЕЗ ОБЯЗАТЕЛЬСТВ

40+ яшьтәге хатын-кызлар үзләре hәм гаилә турында

Хатын-кызлар турында хатын-кызлар хатын-кызлага атап һәм башкалар.

Эскиз төркеме:
Режиссерлар: Дарья Андреева һәм Айгөл Әхмәтова
Драматург: Булат Минкин

МАРШРУТ ПОСТРОЕН

Казанның йөртүчеләре белән проект

Такси белән көненә-аена ничә тапкыр сәяхәт итәбез, юл барабыз? Ахыр ноктага безне кем илтә — бизнесмен, хәрби хезмәткә чакырылучы әллә табиб-терапевтмы? Кешеләр ни өчен такси йөртүчесе һөнәрен сайлый? Йөртүчедә без хыялый шәхесне танырга сәләтлеме?
Навигатор юлны төзи, әмма йөртүче бары старт ноктасын гына белә.

Эскиз төркеме:
Режиссерлар: Павел Сидоров һәм Анастасия Радвогина
Драматург: Зоя Рутер
  • MOÑДА «ШӘҺӘРЛЕЛӘР ТЕАТРЫ»
    14-19 ИЮНЬДӘ
Чын татар
Татарлык турында спектакль
ТУЛЫРАК →
Умаление мира
Интерактив проект
ТУЛЫРАК →
Децентрализация
Спектакль-уен
ТУЛЫРАК →
Плюс-минус спектакль
Беренче зат исеменнән театр
ТУЛЫРАК →
Авазлар / Голоса
Өч ридингтан торган серия
ТУЛЫРАК →
Кыйссаи Йосыф
Кол Гали поэмасы белән эшләү буенча проект
ТУЛЫРАК →
Проект реализован при финансовой поддержке Министерства культуры Российской Федерации. Грант предоставлен ООГО «Российский фонд культуры».